Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашырга теләүчеләргә 2021 нче елның 1 февраленә кадәр фәннәрне ачыклап бетерергә кирәк.
Бердәм дәүләт имтиханнарына гариза бирү вакыты 1 февральгә кадәр. Йомгаклау аттестациясендә Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор хәбәр иткәнчә бу ел вәзгыятләре тәлабе буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алдан биреп булмаячак. Атестат алыр өчен чыгарылыш класс укучылары рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханнары гына бирергә тиеш була. Югары уку йортларына керүчеләр рус теле һәм сайлап алу фәннәреннән имтихан бирә алачаклар.
Әгәр дә укучы сайлап алу фәннәреннән имтиханнарны ачыклап бетермәгән икән, аңа 2021 нче елның 1 февраленә кадәр ачыклап бетерергә кирәк булачак. Бердәм дәүләт имтиханнарына катнашу өчен гаризаны укучылар үзләре укый торган мәктәпкә бирергә тиеш булалар.
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар гариза белән бергә психолого-педагогик комиссия тарафыннан барелгән рекомендациянең күчермәсен, ә инвалид балалар – инвалидлыкларын раслаган справканың күчермәсен, шулай ук психолого-педагогик комиссия тарафыннан бирелгән рекомендациянең күчермәсен теркәргә тиеш булалар.
МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе”ндә “2021 нче ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” исеме астында чаралар үткәрү башланып китте. Бүген укучыларыбыз елның исеме, Указы, логотип һәм мәктәп китапханәсендә оештырылган күп санлы күргәзмәләр белән таныштылар.
Балалар иҗат үзәгендә 2020-2021 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсы муниципаль этабының беренче туры узды. Конкурсның район этабында катнашу өчен Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларыннан 24 гариза бирелгән иде.
Шәмәрдән лицее базасында физик тәрбия укытучылары өчен семинар үтте. Семинар программасы буенча Шәмәрдән лицее физик тәрбия укытучылары Сафин Р.Р., Дружкова М. Г. һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге тренеры Вайисов У. Р. чыгыш ясады.
Кышкы каникуллар – укучыларның иң яратып, көтеп алган вакытлары, чөнки каникулда бик күп Яңа ел тамашалары, кызыклы чаралар һәм маҗаралар көтелә. Һәм бары тик кыш аенда гына без рәхәтләнеп чана, чаңгыда шуа алабыз.
Кышкы каникулларны күңелле итеп уздыру максатыннан, “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернатының” 5 нче сыйныф укучылары , үзәк чыршы янында ясалган таудан шуып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Программалаштыру буенча «ScratchUp» республика бәйгесенә үз эшләрен тәкъдим итеп, Балалар Иҗат үзәгенең “Компьютер һәм мин” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар – Каримов Ислам белән Шайхуллин Ислам 3нче урынга лаек булдылар, Эзмә урта мәктәбе укучысы Габделхаков Булат исә “Иҗади якын килү” номинациясендә җиңүче булды.
Ел саен Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Җимлек" акциясе игълан ителә. Мәктәп биләмәсенә, үзләренең яши торган йорт янына укучылар кошларга җимлекләр куя. Быел да башлангыч, урта сыйныф укучылары көче белән җимлекләр ясалып, агачларга урнаштырылды. Укучыларыбыз әлеге җимлекләрне һәрдаим карап, канатлы дусларыбызга азык салып торалар.
Унбиш көнгә сузылган кышкы каникуллар артта калды. Бүгеннән уку елының иң озын уку чиреге башланып китте. Э истә һаман да күңелле яллар. Алар файдалы, истә калырлык итеп үтте. Завод-Нырты гомумбелем бирү мәктәбе укучылары яшәгэн һәр авылда чана шуулар оештырылды, мэктэп укучылары Думасының тәгъдиме буенча өлкән сыйныф укучылары “Нарат” боз сараенда тимераякта шудылар, авыл клублары хезмәткәрләре белән берлектә саф һавада күнелле уеннар оештырылды.
2020 елның 24-29 декабрь көннәрендә «Волга” яшьләр үзәге базасында балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарәсе органнарының профильле сменасы узды. Анда районыбыздан Шәмәрдән лицее укучылары Камалеева Виктория һәм Аглямзянова Камилә катнашты.
Бөтенроссия «24 bit» программалаштыру конкурсының республика этабындв катнашып, Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Гаянова Мәрьям 1 нче призлы урынга лаек булды һәм конкурсның соңгы этабында катнашу хокукы алды.