ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Тимершык урта мәктәбендә  балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, «Бала – төп пассажир!» акциясе узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

2нче февраль көнне Казан шәһәрендә татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен  татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.  Әлеге олимпиадада Саба районы укучылары уңышлы чыгыш ясап  6 призлы урын алуга иреште. Тимершык урта мәктәбе укучысы Хазиева Айлия (укытучысы (Гарифуллина И.И.) җиңүче. Калган укучылар призлы урын ияләре:

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

31нче гыйнвар көнне Казанда татар мәктәпләрендә белем алучы  укучылар өчен татар  теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы  булып узды. Әлеге бәйгедә Тимершык урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы  Давлитов Баязит (укытучысы Гарифуллина И.И.) җиңүче булды. Саба гимназиясеннән Низамутдинова Илүзә (укытучысы Газиянова Р.М.), Килдебәк урта мәктәбеннән Валиева Алсу (укытучысы Латипова Р.А.), Эзмә урта мәктәбеннән Шайдуллина Илүсә (укытучысы Мифтахова В.Х.), Усманова Нәзирә һәм Мифтахова Азалия (укытучылары Хадиева Г.Ә.),  Мичән төп мәктәбе укучылары Мифтахова Зөһрә, Тимербаева Азалия (укытучылары Зарипова Г.Н.), Симет урта мәктәбеннән Имамиева Нәфисә (укытучысы Муллаянова Т.Т.) призлы урыннарга ия булдылар.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә, Явлаштау урта мәктәбе базасында “Балалар оешмасы эшендә инновацион технологияләр кулану” темасына педагог-оештыручылар өчен район семинары узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

2021 елның 25-28 гыйнварында физик тәрбия буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы йомгаклау этабы узды. Сәләтле балалар  мәктәп-интернатының  8нче сыйныф укучысы Закирова Регина (укытучысы Вафин Л.Р.) бу олимпиадада җиңүче,  Саба гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Ибраһимов Ислам (укытучысы Гайнуллин И.Ш.), Сәләтле балалар  мәктәп-интернатының  5нче сыйныф укучысы Гарипов Фаил, 6 сыйныф укучысы Гарипов Ранил (укытучысы Вафин Л. Р.)призер булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Балалар милли театр иҗатын үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2021 елның 28 гыйнварында Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате зона  конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

26 гыйнвардан - 7 февральгә кадәр Саба районында  «Бала – төп пассажир!» дигән акция башланып китте.  Әлеге чара  балигъ булмаган балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында оештырыла. Бүгенге көндә  махсус утыргычлар балалар имгәнүен һәм үлемен кисәтү буенча иң эффектив чараларның берсе булып тора. Бу чорда юл-патруль хезмәте игътибарны автомобильләрдә яшь пассажирларны утыртып йөртүгә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлтә. Шул нияттән, ЮХИДИ нең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге”  дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасы балалары белән очрашып юл йөрү кагыдәләре хакында әңгәмә үткәрделәр, махсус балалар өчен машина  утыргычлары ярдәмендә мисаллар күрсәттеләр. Очрашу балаларга бик ошады һәм алар Саба районы ЮХИДИ  бүлекчәсенең полиция капитаны Гөлгенә га күп күп сораулар бирделәр, аның белән кызыксынып аралаштылар.  

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

2020 нче елның ноябреннән 2021 нче елның гыйнварына кадәр дистанцион формада «Азбука города в мире роботов» республикакүләм конкурска Иштуган, Завод-Нырты мәктәпләреннән роботлар ярдәмендә  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә торган проектлар тәкъдим ителде һәм призлы урыннарга лаек булды:

«Куркынычсызлык коды» номинациясе

2 нче урын - Иванов Данияр (кечкенәләр төркеме)

2 нче урын - Шакиров Шаукат и СабитовАйзат (зурлар төркеме)

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

22 гыйнвар көнне, Балалар Иҗат үзәгенең агымдагы уку елы планы нигезендә район мәктәпләре базасында эшләп килүче «Точка роста» белем бирү үзәкләренең җаваплы педагоглары өчен семинар – практикум булып узды. Әлеге чара укытучылар арасында тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды.  

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Татарстаныбызда 2021 нче ел «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде.        

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International