Балалар иҗат үзәге базасында КВН 2021 мәктәп Лигасы ярымфинал уеннарының икенче көне узды. Уенда Тимершык урта мәктәбе, Саба гимназиясе, Сәләтле балалар мәктәп-интернаты һәм Юлбат төп мәктәбе командалары үзара көч сынашты.
Балалар иҗат үзәгенең “Вокал студиясе” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар иҗади бәйгеләрдә теләп һәм актив катнашалар. Гыйнвар аенда булып узган «Сanzoniere» Халыкара вокаль-хор ассамблеясендә дә уңышлары бар укучыларның:
27 февраль көнне Килдебәк мәктәбе базасында укучылар арасында 3*3 баскетбол ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче, икенче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынашты. Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбендә “Гражданлык – патриотик тәрбия”айлыгы кысаларында 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында турникта тартылу һәм гәүдәне күтәрү буенча ярыш уздырылды.
25 февраль көнне Лесхоз урта мәктәбе базасында Балалар Иҗат үзәге тарафыннан оештырылган, КВН 2021 мәктәп Лигасының ярымфинал уеннарының беренче көне узды. Уенда Лесхоз урта мәктәбе, Завод Нырты урта мәктәбе, Олы Кибәче урта мәктәбе һәм Сабабаш төп мәктәбе командалары узара көч сынашты.
Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында, тәҗрибәләр аша әйләнә-тирәне өйрәнү темасы астында, тәрбиячеләрнең район семинары булып узды. Тәрбияче Каримова Г.Ф. 3-4 яшьлек балалар белән “Диңгезгә сәяхәт”, тәрбияче Рахимуллина Р.Х. 5-7 яшьлек балалар белән “Ел фасыллары алмашы” темасына ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр. Балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә “Аулак өй” күренеше күрсәтелде.Семинарда район мәгариф бүлеге методисты Гумерова Л.М.чыгыш ясады.
19нчы февраль көнне Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы булып үтте. Республикабызның 5 муниципаль районыннан иң яхшы татар теле һәм әдәбият укытучылары көч сынашты. Алар арасында Саба, Питрәч, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга районнарының муниципаль этап җиңүчеләре.
Саба районы Шәмәрдән 3нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары педагоглары арасында республика һөнәри конкурсы “Ел тәрбиячесе-2021” зона этабы үткәрелде.
17 февраль көнне, Балалар иҗат үзәге базасында "Иң шәп әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларда оештыручыларыларның ярдәмчеләре генә түгел, ә күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә.
Туган тел һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан лицеебызда төрле чаралар уздырыла. “Убырлыда кунакта” дигән әдәби уен үткәрелде. (Укытучылар Галимҗанова Д.И., Минһаҗева Н.Ф.)