Балалар Иҗат үзәге районның мәгариф учреждениеләре белән кулга кул тотынып эшләүче иҗади гаиләләрне үзендә җыйды. “Без бергә” бәйгесенең “Иҗади гаилә” номинациясында катнашучы 9 гаилә чыгыш ясады бу көнне.
Саба районы мәктәпләренең “Хореография” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар “Без бергә” балалар халык иҗаты фестивале конкурсында үзара көч сынаштылар.
11 нче март көнне Балалар Иҗат үзәгендә районкүләм яшь уйлап табучылар конкурсының финал этабы булып үтте. Әлеге конкурсның беренче этабында 30 эш арасыннан 16сы финалга үткәрелгән иде. Жюри әгъзалары алдында чыгыш ясап, укучылар төрле номинациядә һәм категориядә бүләкләнде.
10 март көнне районыбызның сәләтле, моң-җырга гашыйк укучылары кабат Балалар иҗат үзәгенә җыелды.
Бүген конкурс «Остаз» номинациясе буенча узды. Конкурста катнашучылар үзләренең талантларын һәм осталыкларын күрсәттеләр .
Килдебәк мәктәбе һәм Тимершык мәктәбе базасында мәктәп укучылары арасында волейбол ярышы булып үтте. Командалар үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
Кызлар арасында беренче урынны Шәмәрдән лицее, икенче урынны Симет урта мәктәбе, өченче урынны Сатыш урта мәктәбе алды.
Милли “Без бергә” балалар халык иҗаты фестивалеүз эшен дәвам итә. 5 март көнне укучылар “Фольклор-Театр” номинациясендә үзара көч сынаштылар.
Милли “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсыүз эшен дәвам итә. 4 март көнне укучылар “Нәфис сүз”, номинациясендә үзара көч сынаштылар.
Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә мәктәп КВН Лигасының ярымфинал уеннары узды. Уенда район мәктәпләренең 12 командасы үзара көч сынашты. Һәр команда залны юмор, энергия һәм тапкырлык белән яулап алырга омтылды. Командаларның һәр чыгышы билгеле бер ритмда һәм стильдә булуы аерылып торды, шуңа күрә барлык командалар да бер-берсенә охшамаган иде.
Балалар иҗат үзәгендә «Без бергә» милли балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабы башланып китте.