Ике басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасында гаилә бәйрәме узды. Бәйрәм кызыклы уеннар, балаларның матур җыр һәм биюләре белән бергә үрелеп барды.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында “Әни, әти, мин – спорт гаиләсе!” дип исемләнгән чара узды.
2024 елның 9 мартында Иске Икшермә авылында хатын-кызлар командалары арасында волейбол турниры узды. Арташ авыл җирлеге командасы актив катнашты һәм 3 урынны алды.
Ике басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасыннан Хасанова Зәринә «Яшь мастер» конкурсында катнашты.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасыннан Хәбибрахманов Айгиз «Сити-фермерлык» компетенциясе буенча «Яшь-мастер» номинациясендә 2 дәрәҗәдә җиңүче булды.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында «Элементар математика күнекмәләрен формалаштыру» темасы астында семинар оештырылды.
Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Аҗаган-2024» уздырылды
Россиядә Гаилә елы уңаеннан «Гаилә ярышы» эстафетасы оештырылды. Арташ авыл җирлегеннән Әгъләмҗановлар гаиләсе катнашты.