22 февральдә Лесхоз бистәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. Ир-атлар категориясендә 2 урынны. Хәсәнов Ә.И. алды. Арташ авыл җирлеге командасы 3 урынны алды.
20 нче февральдә Олы Арташ авыл клубында үзешчән артистлар көче белән ватанны саклаучыларга багышланган "Ватан сагында" дип исемлэнгэн концерт булды. Анда Тат.Икшурмэсе, Олы Арташ, Олы.Кибяче, Килдебәк авыллары клублары мөдирләре һәм үзешчәннәре катнашты. Безнең ил Бөек Ватан сугышында немец-фашист гаскәрләрен җиңде. Ил бик зур бәя түләде. Хәзер дә сугыш бара. Безнең авылдан гына да берничә егетебез һәлак булды. Бу концерт шушы балалар хөрмәтенә, сугышта баш салган бабаларыбыз хөрмәтенә. Без каһарманнарыбызны һәм данлы тарихыбызны онытырга тиеш түгел. Концерт барышында элеге геройларны бер минутлык тынлык белэн искэ алдык, гаилэлэренэ кечкенэ генэ кучтэнэчлэребезне йорэк жылыбыз белэн булэк иттек.
2026 елның 15 февралендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тулды. Шул унайдан мэктэбебездэ «Сунмэс йолдыз» дип аталган шигьрият кичэсе узды. Укучылар язучынын шигырьлэрен яттан сойлэделэр.
15 февраль - Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Бу сугышта Шәйдуллин Фердинанд Харис улы үзенең интернациональ бурычын үтәп батырларча һәлак була. Әлеге вакыйга уңаеннан Язлы Арташ авыл клубында Олы Ныртын мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабя - Чурчи авыл клубы , Ике басу Арташ авыл китапханәсе, шулай ук Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде
Фердинанд Шәйдуллин 1969-нчы елның 7-нче ноябрендә Татарстан АССРның Саба районы Язлы Арташ авылында туа. Хәрби хезмәткә 1987-нче елның 26-нчы ноябрендә алына. Әфганстан Республикасында СССР дәүләт чигенең куркынычсызлыгын тәэмин иткәндә 12 хәрби операциядә, рейдларда, транспорт колонналарын үткәрүдә катнашкан, шул ук вакытта батырлык һәм кыюлык күрсәткән. Фердинад Харис улы Шәйдуллин Әфган сугышында үзенең интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Ул үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.
Тарихта онытырга, тормыштан сызып ташларга мөмкин булган битләр юк. Халык хәтере алдында Вакыт көчсез. Сугышчы - интернационалистның, Ватанны саклаучының батыр образы төрле конфликтларда катнашкан барлык хәрби хезмәткәрләрнең хөрмәт һәм казанышларын тану символына әверелде.
Олы Арташ башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә беренче сыйныф укучылары очен «Сау бул Әлифба» бэйрэме уткэрелде. Укучылар бэйрэмдэ шигырьлэр сойлэделэр, матур жырлар жырладылар, биеделэр хэм «Белем доньясы» тукталышында узлэренен белемнэрен сынадылар. Укучыларга хэм сыйныф житэкчесе Сиринэ Рафаилевнага алга таба да зур унышлар телибез.
2 февральдә Ике басу Арташ авылында яшәүче Арташ Сәхәбиева Гайма Рәҗәп кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Р. И., Саба муниципаль районында ТР МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Л. Н., «Нырты» АХП ҖЧҖ баш икътисадчысы Вәлиева И.С.
Бу истәлекле көндә сезгә ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм якыннарыгызның игътибарын телисем килә. Һәр көн шатлык һәм бәхет китерсен, янәшәдә ярдәм итәргә һәм кайгыртучанлык белән әйләндереп алырга әзер булган яратучан кешеләр булсын. Өегездә һәрвакыт тынычлык, җыйнаклык һәм гармония хөкем сөрсен.
2026 нче елның 31 нчы гыйнварында Арташ авыл җирлегендә 2025 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык хисап җыелышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: Участок вәкаләтчесе Сахабиев Алмаз Альбертович чыгышы. Иске Икшермә янгын сүндерү бүлеге башлыгы Салахиев Фанис Фаизович чыгышы. Урманчылык инспекторы Гильметдинов Айрат Саетович чыгышы. Арташ авыл җирлегендәге бюджет оешмалары җитәкчеләренең 2025 елда үз оешмаларындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча чыгышлары. Арташ авыл җирлеге башлыгының 2025 елда эшләгән эшләргә еллык отчеты.Узган елгы җыенда бирелгән сорауларның үтәлеше. Сораулар, тәкъдимнәр, төрлеләр.Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. йомгаклау сүзе.
2026 елның 27 февралендә Ике Басу Арташ мәдәният йортында Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш. Хәсәншин катнашында “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиясенең 2025 ел өчен хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап җыелышы булып узды. 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2026 елда эшне камилләштерү планнары турында җәмгыять баш белгечләр чыгыш ясады. Юбилярларны һәм хуҗалык алдынгыларын котладылар
Олы Арташ башлангыч гомумбелем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Аглямзянова Азалия «Парикмахерское искусство" компетенциясендэ 2 нче урынга лаек булды. Азалияне хэм анын житэкчесе Махмутова С. Р. ны чын кунелдэн котлыйбыз, алга таба да унышлар телибез
Ике басу Арташ авылы волонтерлары һәрвакыт хәрәкәттә. Яңа ел бәйрәмнәрендә волонтерлар СВО сугышчылары өчен пилмән һәм өй токмачы әзерләделәр. Сезнең фидакарьлегегез һәм армый – талмый хезмәтегез-безнең уртак җиңүебезгә бәяләп бетергесез өлеш. "Нырты "АХП" ҖЧҖ директоры Дәүләтҗанов Ильяс Илдус улына күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәт әйтәсебез килә.