ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Язлы Арташ авыл клубында «Ак бәхетләр, ап-ак шатлыклар алып килсен безгә ак кышлар " дигән яңа ел бал-маскарады узды. Клуб сәхнәсендә барысын да матур бизәлгән Яңа ел чыршысы көтә иде. Яңа ел тамашасында катнашкан үзешчәннәр үзләренең бөтен иҗади осталыкларын күрсәтеп, үзләрен яхшы артистлар итеп күрсәттеләр. Ялгыз башкаручылар талантлы солистлар, тамашачыларга кызыклы концерт программасы бүләк иттеләр. Кич буе күңелле җырлар, дәртле биюләр, мәзәкләр һәм теләкләр яңгырады. Яңа ел программасына кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Кыш бабай белән Кар килгәч, чын күңелдән Яңа ел җырлары һәм биюләре башланды. Костюмлы чыгышлар, биюләр һәм музыка — болар барысы да бәйрәмнең тылсымлы атмосферасын тудырды. Маскарадта катнашучыларның барысы да ел буена көч һәм энергия алды. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияти тылсымлы тойгы бүләк итте

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Хэрби операция башланганнан бирле Арташ авылы халкы хэр  яктан  солдатларыбызга  ярдэм курсэтэлэр. 
Ин активларына  волонтерның шәхси китабы тапшырылды. Һәр катнашучыга хезмәтегез һәм фидәкарьлегегез өчен рәхмәт! Сез-безнең заманның чын геройлары!

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

Язлы Арташ авыл клубында лотерея билетлары уйнатылды. Барлыгы 143 билет сатылган иде. Клуб мөдир Фәттахова Илмира Нурислам кызы барлык авылдашларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Алга таба барлык билетлар уйнатылды, оттырышлы билетлар булмады. Кунаклар барысы да үткән вакыттан канәгать иде, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
декабрь, 2024 ел
җомга

Ике басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасы территориясендә Яңа ел күренеше. Яңа елга бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, кар фигуралары ясадылар, территорияне бизәделәр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Арташ мәктәбе территориясендә Яңа ел күренеше. Яңа ел-изге теләкләрне үтәү вакыты. ... Ел саен безнең укучылар ата-аналар һәм укытучылар белән бергә мәктәпнең фасадын кар фигуралары һәм композицияләр белән бизәп торалар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы территориясендә Яңа ел күренеше. Быел да кардан төрле әкият персонажлары фигураларын зур кызыксыну белән ясадылар. Кар фигуралары елдан-ел кабатланмый. Төрле урман җәнлекләре бизәлгән чыршылар арасында үз урыннарын алдылар. Биредә Кыш бабай белән Кар кызы,  төрле  мультфильм геройлары бар. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
декабрь, 2024 ел
җомга

Ике Басу Арташ “Күбәләк балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик күзаллауларын формалаштыруны оештыруның заманча алымнары" дигән темага зона семинары булды.Кечкенәләр төркеме белән  тәрбияче Рахматуллина Р.Н. ”Акбайга ярдәм итик!”, тәрбияче Бариева Г.Ф. зурлар төркемендә  “Математика иленә сәяхәт” дигән темага математикадан белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр.Семинарга килгән тәрбичеләр дә буш кул белән килмәделәр,Килдебәк балалар бакчасы  тәрбиячесе Ахметшина А.Х. “Лодошки”дидактик уенын, Туктар балалар бакчасы тәрбиячесе Ахметзянова Я.И ”Уйный-уйный өйрәнәбез”балалар өчен үстерешле уен,Олы Арташ балалар бакчасы тәрбиячесе Рахматуллина Н. В. мастер класс”Серле алмагач”,Югары Шытсу балалар бакчасы тәрбиячесе Гыйлемханова Р.Н. “Дөрес итеп сана!”дидактик уен күрсәттеләр.

Семинар Саба муниципаль районы мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгеч Гумерова Л.М.чыгышы  белән тәмамланды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Арташ мәктәбенең «Салават купере" бию төркеме районда «Алтын башмачык» бию конкурсында катнашып,  2 нче урынны яуладылар.  Яшь категориясе: кечкенәләр. Җитәкчесе Хәсәнова Л.В. Без сезнең белән горурланабыз.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Гаилә елын йомгаклау максатыннан Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбе "Гаилә-җылы учак" дип аталган бәйрәм кичәсе  уздырды. Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар көче белән әзерләнгән концерт куелды.Соңыннан әти-әниләр, югары сыйныф укучылары командаларга буленеп, "Кунелле стартлар" уенында үзләренең көчләрен сынадылар.Гаилә бәйрәме күңелле, күтәренке рухта узды. Уеннарда теләп катнашкан барлык әти-әниләргә, шулай ук бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән спонсорларга  зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Арташ фельдшер-акушерлык пункт фельдшеры укучыларын төрле кичектергесез хәлләрдә беренче ярдәмне дөрес күрсәтергә өйрәтте.

Беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре турындагы белемнәрне һәр кеше белергә тиеш, чөнки һәркем безнең гамәлләргә Кемнеңдер тормышы бәйле булган вәзгыятькә эләгергә мөмкин.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International