"НЫРТЫ "АХП"ҖЧҖендә көзге чәчү өчен авыл хуҗалыгы җирләрен әзерләү
Олы Арташ авылында спорт мәйданчыгы төзелеше тәмамланып килә. Эшне ҖЧҖ "ПМК 159" подряд оешмасы башкара.
Нырты хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара. Беръеллык үләннәрдән сенаж салалар.
Арташ авыл җирлегенең Язлы Арташ авылы зират территориясендә үлән чабу эше бара. Зиратларны чисталыкта тоту-безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурычыбыз булып тора.
"Яшьләр спортны сайлый" дигән исем астында 5 июньдә Язлы Арташ АК ында яшьләр өчен спорт-уен программасы узды. Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Алар физкультура, спорт, дөрес туклануның файдасы турында әңгәмә тыңладылар. Чара күңелле һәм шаян килеп чыкты, ләкин иң мөһиме-ул бик күп шатлык һәм уңай кәеф китерде.
26 июньдә Язлы Арташ АК-да "Яшьлек наркотикларга каршы"әңгәмәсе уздырылды.Чаралар Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган иде. Ул ел саен 26 июньдә билгеләп үтелә. Катнашучылар белән сәламәтлекне саклау кирәклеге, кеше организмына наркотик матдәләрнең зыяны турында сөйләштеләр. Аннары яшьләр арасында бильярд буенча турнир оештырылды.
16 июньдә Олы Арташ авылында Корбан бәйрәменә багышланган «Гает коймагы» дигән чара узды. Бәйрәмне хәзрәт Илдар Ралиф улы ачты. Балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды.
9 июньдә Арташ авыл җирлегендә милли татар бәйрәме Сабантуй узды. Арташ халкы һәм килгән кунаклар төрле милли һәм спорт ярышларында көч сынаштылар. Әхмәдуллин Рифат Сабантуйның абсолют батыры булды.
Олы Арташ ФАПы балаларга эссе җәйге һава торышында сак булырга кирәклеге турында әңгәмә үткәрде. Дөрес туклану һәм чисталык кагыйдәләре белән таныштырды.