ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларына мәхәббәт, игелек, наз бүләк иткән барлык әниләргә да рәхмәт әйтәсе килә.

29 ноябрь көнне Язлы Арташ авыл клубында Ике басу Арташ авыл китапханәсе белән берлектә "Әнием күз нурым"исемле викторина оештырылды. Котлау сүзе белән Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов чыгыш ясады.Чара барышында төрле конкурслар үткәрелде, җырлар җырланды, әниләр турында шигырьләр укылды. Кыскасы, вакыт бик күңелле узды. Бүгенге кунаклар - авылның хөрмәтле хатын-кызлары бәйрәм рухы һәм игелек сүзләре белән таралыштылар. Кич җылы, дустанә атмосферада узды. Шулай ук "Иң кадерле, иң газизем – минем әнием"китап күргәзмәсе дә ясалды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
ноябрь, 2024 ел
җомга

Ике басу Арташ авылы янындагы буаның ГТСын  ремонтлау буенча "Мелиорация-Сервис" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан төзелеш эшләре төгәлләнде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Язлы Арташ авыл клубы бинасында ремонт эшләре бара.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Арташ "Карлыгач" балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Традиция буенча ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә иң җылы һәм мәрхәмәтле бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Ике басу Арташ мәдәният йортының Сабабаш, Туктар, Өч Нарат һәм Ике Басу Арташ авыл китапханәсе клублары белән берлектә әлеге көн уңаеннан бәйрәм концерты булды. Бәйрәм программасы якты, кызыклы һәм төрле иде.  Югарыда күрсәтелгән мәдәният учреждениеләренең  хезмәткәрләре хореограф Гөлнар Илдар кызы Газизуллина катнашында музыкаль һәм бию чыгышларыннан алып театр сәхнәләренә кадәр бик яхшы концерт номерлары әзерләгәннәр. Мәхәббәт һәм ана булу турындагы күңелгә үтеп керерлек җырлар тамашачылардан беркемне дә битараф калдырмады,һәр башкарылган концерт номеры алкышларга күмелде. Бүгенге  концертка килгән барлык әниләр өчен чын бүләк булды. Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы сәламләү сүзе белән чыгыш ясап,барлык аналарга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Концертка СВО-солдатларының әниләре: Фәттахова Гөлчәрә апа, Кәримова Нәкыя апа, СВОда һәлак булган солдатның энисе Галимҗанова Илмира, бугенге көндә армия сафларында хезмәт итуче солдатларның әниләре Гаянова Лилия, Төхвәтуллина Илүзия ханымнар да чакырулы иде. Концерт барышында аларга да бер өлеш багышланган иде, истәлекле бүләклэр тапшырылды. Бәйрәм концертын оештыруда катнашкан һәркемгә, иганәчеләр Наил һәм Илһамия Гаяновларга матди ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ике басу Арташ "Күбәләк" балалар бакчасында  Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды. Бәйрәм белән сезне, әниләр! Игелекле йөрәгегез, кайгыртучанлыгыгыз һәм күңел җылыгыз өчен рәхмәт.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

23 нче ноябрь көнне Арташ авыл җирлеге әниләре Саба мәдәният йортында «Әниләр көне» бәйрәмендә булдылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

20 ноябрь көнне Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Сыйныф очрашулары" бөтенроссия проекты кысаларында Арташ җирлеге башлыгы Р.И. Мөхәрләмов белән очрашу узды. Рөстәм Илсур улы үз чыгышында авыл җирлегендәге эш структурасы, хокукый база, аларның эшендә нинди бурычлар булуы турында сөйләде

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19 нчы ноябрьдә Олы Арташ топ гомумбелем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары һәм әниләре "Тату сыйныф серләре" бәйгесендә катнашып "Иң милли команда" номинациясендә җиңү  яуладылар. Мәктәп коллективын, эти-әниләр комитетын чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да сезгэ саулык-сәламәтлек, унышлар насыйп булсын.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
ноябрь, 2024 ел
җомга

Әгәр миннән музейның нәрсә икәнен сорасалар, мин бу үткәннәр белән очрашырга мөмкин булган урын дип әйтер идем. Музейда үткән заманнардан калган һәм безнең заманда зур тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган әйберләр саклана. Арташ мәдәният йортының Ике басу Арташ мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар. Мәдәният йорты мөдире Мөхәммәтҗанова Раилә Равил кызы татар милли костюмында авыл яшьләрен кунакчыл каршы алды һәм музей буйлап кызыклы һәм файдалы экскурсия үткәрде. Яшьләр рәхәтләнеп тыңладылар, экспонатларны кызыксынып карадылар һәм сораулар бирделәр. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды. Татар милли борынгылыгы бөтенләй яхшылык дип танылган, ә бу безнең көннәрдә бик мөһим.

Тэги: Арташ авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International