ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

15 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Спас районы Белозерка авылында туган татар драматургиясенә нигез салучы Кәрим Гали улы Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Ул кабызган утлар мәңге янар» исемле китап күргәзмәсе оештырдылар. Күргәзмәдә драматург, театр эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде. Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Аның татар театрын, бигрәк тә совет чорын үстерүдәге эшчәнлеге искиткеч нәтиҗәле. Егерменче һәм утызынчы елларда Кәрим Тинчурин тарафыннан аның иң яхшы драматургик әсәрләре: "Зәңгәр шәл", "Ил" драмасы, "Җилкәнсезләр" комедиясе булдырылды, алар бу көннәрдә дә популяр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10 сентябрь көнне Байлар Сабасының үзәк мәйданында Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы  хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2022» бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәмдә төрле номинацияләрдә катнашырга мөмкинлекләр тудырылган иде: иң зур кабак, иң матур композиция, агитбригада чыгышы, кабактан әзерләнгән иң тәмле ризыклар, иң матур фотозона, кабактан иң тәмле бәлеш. Бәйрәм барышында Юлбат мәдәният йорты “Кабактан пешерелгән иң тәмле ризыклар” номинациясендә 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2022 ел
җомга

30 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Чәчәк ат Татарстаным" дигән темага асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Татарстан Республикасы көне турында әңгәмә, «Республикам минем - Татарстан» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәргәннән соң, балаларга асфальтта рәсем ясау буенча биремнәр бирелде. Кызыклы викторина һәм гадәти булмаган биремнәр, кызыклы уеннар үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 сентябрь көнне Юлбат төп гомүми белем бирү мәктәбендә “Белем көне» үткәрелде.  Беренче кыңгырау 14 беренче сыйныф укучысына яңгырады.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

27 август көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре авылдашлары белән берлектә "Җырлы биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" проекты кысаларында "Кичке уен" бәйрәме үткәрделәр. Биредә урып-җыю йоласы күрсәтелде, аннан соң борынгы кичке уеннарга җыелу, кичке күңел ачулар, җырлар, биюләр, ата-бабаларыбызның уеннарын чагылдырдык.  Бу чарада катнашучылар "Түгәрәк уен", "Наза" "Биш парлы", “Гөлбану”, һ.б яшьлек уеннарын бик теләп уйнадылар . Биюләр арасындагы тәнәфесләрдә кунаклар өчен учакта пешкән тәмле ботка, тәм-том, торт, самовардан чәй белән сыйлау оештырылды. Бу чара авылдашлар өчен аралашу шатлыгын да бүләк итте. Кичә бик матур, күңелле булды һәм чын бәйрәмгә әверелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Гражданнарның үзара салым акчасына Юлбат авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше башкарыла. Ремонт эшләрен "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
август, 2022 ел
җомга

Балтач юл төзу оешмасы көче белән Юлбат авыл җирлегенең Юлбат авылында юл төзелеше.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре патриотик сәгать үткәрделәр – «Дәүләт флагы - дан символы». Чарада катнашучыларга илнең төп символлары турында сөйләнде, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм Россиянең төп символы–якты триколор төсләре турында сөйләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
август, 2022 ел
сишәмбе

20 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Яңа китап-яңа дус» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр һәм анда катнашучыларны төрле яшьтәге яшь китап укучылар өчен китапханә фондының кызыклы яңалыклары белән таныштырдылар. Чара барышында китапларга күзәтү ясалды һәм китаплар турында кыскача мәгълүмат бирелде. Бу китаплар балаларга шатлыклы минутлар, тормышта кирәкле файдалы белемнәр бирде, табышмаклар чиштеләр, әсәрләрдән өзекләр укыдылар, күтәренке кәеф алдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Әдәби пикник - китаплы җәй өчен искиткеч идеяләрнең берсе. 19 август көнне Юлбат  мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре туган як табигате киңлегендә «Китап, җәй һәм мин - дуслар» дип исемләнгән пикник оештырдылар. Табигатьтә балалар бик теләп тылсымлы әкиятләрне китаплардан һәм журналларының гаҗәеп битләрен карадылар. Чара барышында катнашучылар танылган татар шагыйре, прозаик, драматург-Рөстәм Миргалимнең бу көннәрдә 85 яшьлек юбилее булу уңаеннан биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Чарада катнашучылар шигырьләр укыдылар, табигатьтә хәрәкәтле  уеннар уйнадылар. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да. Китап һәм уеннар уку арасындагы тәнәфесләрдә, табигать тавышлары астында чып-чын пикник оештырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International