Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
Юлбат авыл җирлегендә Бөтенроссия "Хәтер бакчасы" акциясе
Җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район җитәкчелеге тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге Башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы, Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы катнашты.
Юлбат авыл җирлеге Саба муниципаль районының Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү Парадында катнашты.
Юлбат балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан кул эшләре һәм рәсем конкурсы уздырылды.
8 май көнне Юлбат авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә авыл җирлеге башлыгы, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм китапханәче катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Юлбат авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. һәм Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
12 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе «Билгесез сугыш битләре» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде.
11 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсендә, “Авыл яши” проекты кысаларында, “Гомрә – күңел үзгәртә” дип исемләнгән очрашу үткәрелде.