ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

15 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Икмәк — барысына да баш» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Ипигә сакчыл караш, аны үстергән кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт балачактан ук сеңдерелергә тиеш. Чара барышында балалар икмәкнең кеше тормышындагы әһәмияте турында белделәр, икмәк үстерү процессы белән, икмәк табынга ничек килүе белән таныштылар. Чара балаларларның үз куллары белән әзерләгән кайнар бутербродны авыз итү һәм икмәк турында тематик видео карау белән тәмамланды. «Куктә кояш, җирдә икмәк -мәңгелек» исемле тематик күргәзмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үз укучыларын «Балалар фольклоры иле»нә китап сәяхәтенә чакырдылар. Балалар халык әкиятләре, мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар укыдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Коррупциягә каршы тәрбия чаралары кысаларында, 8 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Коррупциягә каршы бергә» дигән мәгълүмат сәгате уздырдылар. Әлеге чараның максаты - яшь буында коррупциягә каршы дөньяга караш һәм каршы торуның бөтен җәмгыять һәм аерым алганда һәр кешенең эше икәнлеген аңлау.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

3 октябрь көнне «Ильвина» ресторанында алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Анда Юлбат авыл җирлегеннән 50 ел бергә гомер иткән 2 пар катнашты.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

1 октябрь көнне Юлбат мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган «Иң мөһиме –күңел белән картаймаска» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т. Р. Шәмсиев кунакларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кичәне  матур җырлар, нәфис сүзләр белән үреп алып барды. Бәйрәм кайнар пылау һәм татлы ризыклар белән чәй эчеп тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

20 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Урман сукмакларында» дип аталган экологик сәгать үткәрделәр. Чарадан балалар урманнарның планетаның «үпкәсе» булуын белделәр, чөнки алар һаваны чистартырга һәм кислород җитештерергә булышалар. Табигать - зур хәзинә, ул кешегә үзенең бетмәс-төкәнмәс байлыгын юмарт бүләк итә. Ә кешеләр табигый байлыкларны сакчыл файдаланырга тиеш. ...Балалар белән викторина үткәрелде. Балалар барлык төр агачларны санап чыктылар, табигать турында шигырьләр укыдылар һәм табигатьнең җылы көнендә хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Кызыклы шәхесләр тормышы» циклыннан мәгълүмат сәгате үткәрделәр, анда катнашучыларны Зифа Кадыйрова һәм Галия Сафиуллинаның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. «Урланган яшьлек», «Мәхәббәт корбаннары» китапларына мәгълүмәт тәкъдим ителде. Авторларның повестьлары гади, халык телендә язылган һәм шуңа күрә укучыларга якын. «Яңа китап –яңа дус» китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәбиятка күзәтү ясалды. Чара барышында безгә җырчы һәм җырлар авторы Ринат Рәхмәтуллин кунакка килеп, яшьләр белән аралашты һәм тормышыннан кайбер фактларны сөйләргә өлгерде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20 сентябрь көнне җылы көз кичендә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергә  «Яшь комачауламый» дигән тематик сәгатькә җыелдылар. Чарада катнашучылар үзләренең тормыш юлларын искә төшереп, кайчандыр мәдәният йортының иҗади тормышында актив катнашуларын фоторәсемнәр аша искә төшерделәр, өлкән яшьтә туган яңа мөмкинлекләр турында сөйләштеләр. Архивтан һәм клуб тарихыннан, мәдәният йорты мөдире язган тарих язмаларын укыдылар. Күпчелек кунаклар үз хатирәләре белән чын күңелдән уртаклаштылар: үз теләкләренә һәм иҗади сәләтләренә үстерүгә катлаулы вакытларда да  ирешкәннәрен. Китапханәче кызыклы басмалар белән таныштырды, «Гаилә учагы» журналыннан «Кода белән кодагый» мәкаләсен кычкырып укыды. Чара җылы дустанә атмосферада узды, яңа очрашуларга өметләнеп аерылыштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20 сентябрь көнне Юлбат авыл китапханәсе мөдире мәдәният йорты һәм мәктәп китапханәсе белән берлектә "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" дип аталган тантаналы чара һәм "Казанга тарихи  сәяхәт" исемле бердәм мәдәни дәрес үткәрделәр. Чарада балалар башкалабыз Казанның мәдәни һәм тарихи урыннары буенча виртуаль сәяхәт кылдылар. Китапханәче балаларга көндәлекне файдалану һәм тутыру кагыйдәләре белән таныштырды.Чара ахырында барлык катнашучыларга мәктәп укучысының мәдәни көндәлекләре тапшырылды. Бу гади көндәлек түгел, анда укучының эшчәнлеге чагылдырырга тиеш: мәнфәгатъләре, проблемалары, күзәтүләре, сәяхәтләре. Уку елы ахырында нәтиҗәләр ясалачак.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре нәни булачачак хуҗабикәләр өчен: "Кабак кына димәгез..." исемле мастер-класс үткәрделәр. Китапханәче кабакның файдалы үзенчәлекләре һәм аш-су  китапларда булган яңа рецептлар тәкъдим итте. Юлбат мәдәният йорты мөдире кабактан торт пешерү буенча мастер-класс күрсәтте, һәм чарада катнашучылар белән  бергә аны бизәделәр. Чара татлы кабак торты белән чәй табыны артында тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International