30 апрель көнне, Татарстан Республикасында игълан ителгән милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында, Йосыф-Алан авыл клубында «Дуслар җыелган җирдә» исемле бәйрәм концерты булды. Йосыф-Алан клубының мөдире җитәкчелегендә "Сәйлән" фольклор коллективы «Катык тәмләү» йоласын күрсәтте. Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, Йосыф-Алан һәм Тенеки авыл клубы мөдирләре, үзешчән сәнгать осталары концертны күңелле, дәртле җырлары һәм сәхнәләштерелгән скетчлары белән тулыландырдылар.
4 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар. «Георгий тасмасы» акциясе - безнең хәтер эстафетасы, ата-бабаларыбызның батырлыкларына хөрмәт, 1941-1945 елларда булган вакыйгаларга мөнәсәбәтебез.
29 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре яшьләр белән «Сак булыгыз мошенниклар» мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Яшүсмерләр арасында иң киң таралган мошенниклык схемалары, шулай ук үзеңне һәм үз янчыкларын саклау өчен нинди саклык чаралары күрергә кирәклеге турында сөйләделәр һәм видеоматериаллар күрсәттеләр. Катнашучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, һәркем үзе өчен кирәкле мәгълүматны ишетте.
24 апрельдән 29 апрельгә кадәр Юлбат балалар бакчасында “Тукай безнең күңелләрдә!” дип исемләнгән тематик атна булып узды. Балаларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. "Тукай геройлары" дигән темага рәсемнәр ясадылар, әдипнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
25 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә Украинада махсус операциада катнашучысы Хафизов Хадис белән «Без синең белән горурланабыз, солдат» исемле патриотик сәгать үткәрделәр. Күптән түгел сугышчы туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты. Якташыбыз өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына эләкте. Хәрби хезмәткәр солдатларның көнкүреше, беренче көннәрендә сугыш зонасында юлыккан кыенлыклар, җирле халык белән аралашу, аларның мөнәсәбәтләре һәм көнкүреше турында сөйләде. Әңгәмәдә тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар, туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның күңел рухын саклый. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Балалар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Очрашу егетләр һәм кызлар өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Ачык мисаллар аша укучылар чын геройларның янәшәдә яшәүләренә тагын бер кат инандылар. Укучылар һәм дә барлык авыл халкы безнең солдат геройларыбыз өчен борчылалар һәм алар белән горурланалар Әңгәмә ахырында катнашучылар солдат егеткә сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр.
Чернобыль АЭСындагы һәлакәт вакыйгалары һәм геройлары турында хәтерне саклау максатыннан, 25 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре чарада катнашучылар белән бергәләп, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы, авылдашыбыз Хафизов Нурмый абый янына барып, "Чернобыль -наша боль" дип исемләнгән хәтер сәгатен үткәрделәр. Хафизов Нурмый абый 1986 елның сентябреннән декабренә кадәр АЭС җимерелгән урында 82 эш көне булган.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан авыл җирлеге Башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы һәм Шакиров Илфат Фоат улы Юлбат авыл җирлегендә яшәуче тыл ветераннарын котладылар. Аларга ТР Рәисе һәм Саба муниципаль районы Башлыгы исеменнән котлау открыткалары, күчтәнәчләр тапшырылды.
ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Изге Рамазан ае уңаеннан, 18 апрельдә Тенеки авылы мәчетендә ифтар узды. Чарада 30 кеше катнашты.
22 апрель көнне, Татарстан Республикасында игълан ителгән милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында, Йосыф-Алан авыл клубы һәм Юлбат мәдәният йорты мөдирләре халык иҗатын яратучыларны искиткеч күңел чарасы - «Борынгы җырлар» исемле фольклор кичәсенә җыйдылар. Кичә буена борынгы татар җырлары, халык фольклоры, күңелле, дәртле җырлар һәм гармун көенә биюләр булды. Чарада катнашучылар халык һәм милли бәйрәмнәрне, үзләренең яшь чакта уйналган кызыклы уеннарны искә төшерделәр.
11 апрель көнне бөтен дөньяда Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне билгеләп үтелде. 15 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты мөдире, «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» проекты кысаларында, «Билгесез сугыш битләре» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде, хатын-кызлар концлагерьлары турында сөйләшү оештырылды, бу хакта видеоматериаллар карадылар.