Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
Калатау авылының су белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләү дәвам итә.
Тенеки авыл эчендәге күпердә капиталь ремонт дәвам итә.
Юлбат авыл җирлеге «Бирнә – 2025» бәйгесендә 3 урын яулады.
Юлбат авыл китапханәсе "12 июнь - Россия көне" дип исемләнгән мәгълүмати-патриотик сәгать үткәрде.
8 июнь көнне Юлбат авылында традицион Сабантуй - 2025 булып узды.
19 майда Юлбат авыл китапханәсе Саба район китапханәсе тарафыннан 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган "Утлы еллар кайтавазы" әдәби марафонында актив катнашкан Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына һәм укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырды.
Калатау авылының су белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләү башланды.
Юлбат авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.