ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

27 гыйнвар көнне Юлбат авыл китапханәсендә “Авыл яши” проекты кысаларында “Данның төбе хөрмәт, хөрмәтнең төбе хезмәт”  дип исемләнгән очрашу кичәсе  үткәрелде. Чарага районыбызда гына түгел, республика күләмендә танылган алдыңгы тракторчы, 41 ел гомерен техникага багышлаган тракторчы хатын-кыз Вәсилә Шәмсетдинова чакырылган иде. Янил һөнәри техник  училищасының Саба филиалында укып, 1974 елда кулына тракторчы таныклыгы алып, туган ягына эшкә кайта.  17 яшеннән “Т-25” тракторында эшли башлаган кыз, 59 яшенә кадәр тимер ат иярли. Алны ялны белмәгән тырыш механизаторның хезмәтен хөкүмәтебез дә югары бәяли, 1975 елда ук социалистик ярыш җиңүчесе билгесе, ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнә. 1986 елда “Районның иң яхшы механизаторы” дигән исем бирелә. 2004 елда “Татарстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. 1996, 2006 елларда трактор белән бүләкләнде. Бүгенге  көндә лаеклы ялда булуга карамастан, Вәсилә апа актив тормыш алып бара, кул эшләре белән шөгыльләнә, китап укырга бик ярата. Инде быел тагын бер мәшәкате арткан: мобилизацияләнгән егетләргә җылы оекбашлар бәйләргә керешкән. Чарада хезмәт еллары барланды, истәлекләр яңартылды,  күңелле аралашу, матур теләкләр белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Юлбат авыл китапханәсендә актив укучылар һәм «Ак калфак» клубы әгъзалары белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга йон оекбашлар бәйли башладылар. Һәркем үз күңеленә хуш килгән эш тапты: кемдер йон эрләргә, кемдер бәйләргә алынды. Эш арасында алар китапханәгә килгән яңа китаплар һәм газет-журналлар белән дә танышалар. Ә китапханәче аларга яңалыклар, мәкаләләр һәм язучыларның кызыклы әсәрләрен укый.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25 гыйнвар көнне Юлбат авыл китапханәсе студентлар көненә багышлап “Иң күңелле чор" дип исемләнгән чара үткәрде. Чарада студентлар һәм булачак студентлар катнашты. Дусларча әңгәмәдән соң викторина уздырылды, интеллектуаль сорауларга җаваплар эзләнде. Чара дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21 январь көнне Юлбат авыл китапханәсе "Күп укысаң - күп белерсең” дигән чара үткәрде. 2024 елның иң актив китап укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Язгы кыр эшләренә әзерлек, минераль ашламалар туплау, орлык материалын әзерләү, кукуруз орлыклары сатып алу, еллар буенча күпьеллык үләннәрнең торышы һәм Юлбат АХП ҖЧҖ ындыр табагында орлыкларны карау.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

Юлбат авылында яшәүче Нуретдин Газетдиновны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы  Лилия Гайнетдинова, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Айнур Садыйков тәбрикләде. 

Газутдинов Нуретдин Гиззетдин улы 1935 елның 10 гыйнварында Юлбат авылында дөньяга килә. Гаиләдә икенче бала була. Бала чагы авыр елларга туры килә. Шуңа яшьтән кул арасына керә Нуретдин абый. Әтиләре сугышка киткәч әниләренә зур терәк була малайлар. Нуретдин абыйга мәктәптә 4 класс укырга насыйп була. 1954 елда армия сафларына алына. Аннан кайткач “Искра” колхозына эшкә керә. Лаеклы ялга чыкканчы шунда төрле эшләрдә хезмәт куя.

Хәзерге вакытта Юлбат авылында энесенең улы Рамис гаиләсе тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
декабрь, 2024 ел
җомга

20 декабрь көнне Юлбат авыл китапханәсе, авыл фельдшеры белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатында, «Сәламәт булыйк!» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балаларга сәламәт яшәү рәвешенең һәм физик күнегүләрнең ни дәрәҗәдә мөһим һәм файдалы булуын аңлаттылар. Балалар фельдшерның сорауларына җавап бирделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында лекция тыңладылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат авылында мәчет түбәсен яңартып ябу эшләре бара. Ремонт  авыл халкы һәм спонсорлар ярдәме белән эшләнә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

10 декабрь көнне Юлбат авыл китапханәсе мөдире Ватан Геройлары көненә багышланган «Безнең заман геройлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Коррупциягә каршы тәрбия бирү буенча чаралар кысаларында, 9 декабрь көнне Юлбат авыл  китапханәсе «Бергәләп коррупциягә каршы» дип исемләнгән  диалог формасында профилактик әңгәмә үткәрде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International