15 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсе «Ромашка» балалар бакчасында «Муса Җәлил – балаларның дусты» дип исемләнгән шагыйрь истәлегенә әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Аның шигырьләре Ватанны яратырга, авыр минутларда аны якларга әзер булырга өйрәтә. Чара ахырында балаларга "Кызыл ромашка" шигыре буенча рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде.
Әфганстан территориясеннән Совет гаскәрләрен чыгаруның 36 еллыгы Россия һәм бөтен дөнья җәмәгатьчелеге тарихында истәлекле вакыйга булды. Ун ел буена безнең сугышчылар үзләренең солдат бурычларын намус белән үтәделәр. 15 февраль көнне Тенеки клубы һәм Юлбат авыл китапханәсе мөдирләре Әфган сугышы ветераны Фирдинат Галләмов белән очрашу уздырдылар. Якташыбыз солдат көннәре, сугышчан рухны саклап калырга ярдәм иткән хатирәләре белән уртаклашты.
Юлбат авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Солдатлар өчен өй токмачы» хәйрия акциясе булып узды.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
10 февраль көнне Юлбат авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды.
6 февральдә җаваплылыгы чикләнгән «Юлбат» авыл хуҗалыгы җәмгыятенең хисап җыелышы булды. 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2025 елда эшне камилләштерү планнары турында җәмгыять директоры Садыков А.Р. һәм баш белгечләр чыгыш ясады. Юбилярларны һәм хуҗалык алдынгыларын котладылар.
29 гыйнвар көнне Юлбат авыл китапханәсе "Ромашка" балалар бакчасында "Блокадалы Ленинград" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Китапханәче балаларга блокада вакытында ленинградлылар өлешенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде.
2025 елның 22 гыйнварында Юлбат авыл җирлегенең административ бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Кадыйров Булат Илдар улы гражданнарны кабул итте.
27 гыйнварда ел саен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә (1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцимдагы нацистлар концлагере тоткыннарын азат иттеләр - хәзерге Польша территориясе). 28 январь көнне Юлбат авыл китапханәсе Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган «Онытырга хокук юк» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелә башлады.