Пукәл авыл клубында, җирле узидарә көне уңаеннан "Бүген һәм элек" дигән чарага, озак еллар, авыл советында бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Фаттахова Әнисә апа чакырулы иде.Ул балаларга җирле үзидарәдә эшләгән вакытта нинди эшләр башкаруын сөйләде һәм истәлекле фотолары белән таныштырды.
Олыяз мәдәният йорты Эзмә урта мәктәбе белән берлектә, башлангыч сыйныф укучыларына, "Нәрсә ул җирле үзидарә" дигән темага, Эзмә авыл җирлегенә экскурсия оештырды.
18 апрель көнне Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә "Пенсиядә утырам, вакытны бушка үткәрмим" дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Анда "Ак калфак"хатын-кызлар клубына килүчеләрнең иҗади эшләре тәкъдим ителде. Чара барышында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, җырлар башкардылар, биеделәр. Соңыннан барлык катнашучылар чәй өстәле артына чакырылды. Чәй табыны артында күңелле әңгәмә үткәрелде.Чара бик күңелле килеп чыкты. Барысы да күңел күтәренкелеге һәм күңелле кәеф алдылар.
Эзмә мәдәният йорты бинасында район мәктәпләрендә укучы егетләр арасында волейбол буенча зона ярышлары үтте. Ярышта Эзмә, Шекше, Явлаштау, Шәмәрдән, Курсабаш мәктәбе укучылары катнашты. Эзмә мәктәбе командасы 1 нче урынга лаек булды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Эзмә авыл җирлегенең барлык оешмаларында да территорияләрне чистарту буенча эшләр башкарылды.
Пүкәл авыл клубында китапханә белән берлектә, «Ак калфак» ял клубына йөрүчеләр белән «Здоровым будешь все добудешь» дигән сәламәтлек сәгате узды.
6-7 нче апрель көннәрендә Самара шәхәрендә “МИРАС” I нче Халакара балалар- яшүсмерләр hәм өлкәннәр фестивале-конкурсы узды. Әлеге конкурста Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Самара, Ульян, Ырынбур өлкәләреннән , Краснодар,Төркмәнстан hәм Кытайдан килүчеләр катнашты.
“Наз” халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Харрасов Р.С.)- II дәрәҗә Лауреаты, Олыяздан Әхмәтов Гөмәр hәм Габизов Илсаф (соло курай)- II дәрәҗә Лауреаты, Габизов Илсаф (соло баян)- III дәрәҗә Лауреаты булды.
2 апрель көнне Явлаштау мәдәният йортында " Ел гаиләсе - 2019 «район смотр-конкурсының зона этабы булып узды. Олыяз авылыннан “Олы тату гаилә”номинациясендә Гатаулиннар гаилэсе hәм Иләбәр авылыннан “Яшь гаилә”номинациясендэ Муртазиннар гаиләсе уңышлы чыгыш ясады.
Нәүрүз-ул игелеклелек һәм үзара хөрмәт, мәрхәмәтлек һәм юмартлык символы.Нәүрүз бәйрәме никадәр күңелле булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмарт булачак. Шуңа күрә бу көнне кешеләр рәхәтләнеп күңел ачканнар, яз килүгә шатланганнар, сыйлар әзерләп, кунакка йөрешккәннәр.
Бу бәйрәм Эзмә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен дә матур традициягә әверелде. 22-24 март көннәрендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз мөбәрәкбад»театральләштерелгән программалары үткәрелде. Төп персонажлар көн-төн, Кояш, Нәүрүзбикә-Яз һәм Кыш Бабай булды. Яз бәйрәме милли җырлар, биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле уеннар белән дәвам итте.Чара ахырында барлык катнашучылар тәмле пылау, коймак һәм чәй белән сыйландылар.
17 нче март көнне Эзмә авыл җирлегендә Кышкы спартакиада уеннары үткәрелде. Спорт бәйрәмен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов ачып жибәрде. Шулай ук Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов М.Р хәм Эзмә авыл җирлеге башлыгы Шайхетдинов А.Р. ачу тантанасында катнашты. Спонсорлар Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Эзмә авыл җирлеге, ҖЧҖ «Игенче», КФХ Ахметов Р.Г., ҖЧҖ «Сабинская ПМК Мелиорация», ҖЧҖ «Сабагро», ҖЧҖ «Сабылен», ИП Мавлетов А.Х., ИП Зарипов А.М., ИП Ахметов В.Г., ИП Габдрахманова Ч.И.
Ярышлар программасына волейбол ярышы, итекле футбол, канат тартышу, чангы ярышы, тау чангысы ярышы кергэн иде. 300 якын спортчы уеннарда катнашты. Эзмэ авыл жирлегенен бюджет хезмэткэрлэре балалар хэм олкэнрэклэр белэн торле кызыклы уеннар, конкурслар оештырдылар. Барлык килгэн катнашучыларны хэм кунакларны кайнар плов, коймак, чэй тэм-томнары белэн ООО «Игенче», КФХ Ахметов Р.Г., ООО «Сабинская ПМК Мелиорация» оешмалары бушка сыйлады.