«28» август конне Эзмэ мэдэният йорты каршында Олыяз, Мишэбаш, Кызыл Мишэ, Югары Симет, Иске Мичэн, Тимершык, Мингэр мэдэният йорты хезмэткэрлэре катнашында "Авылымнын айлы кичлэре" дип исемлэнгэн урам концерты уткэрелде.
Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Илэбэр авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелә башлады.
РФ Президенты В.В Путинның 2018 елның 7 нче май Указы нигезендэ “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешендә стратегик мәсьәләләр һәм милли максатлар турында” дигән стратегик үсеш программасы кабул ителде. Программа 12 үсеш юнэлешен үз эченэ ала. Бу проектка Татарстан Республикасы да актив кушылды.
Эзмэ авыл җирлегендә “Мәгариф” юнәлеше буенча Эзмэ урта гомумбелем бирү мәктәбендә информатика, технология, ОБЖ, шахмат кабинетлары ремонтланып яңача җиһазландырылачак. Димәк, стратегик план буенча Саба районында да төп юнәлешләр буенча төпле эш алып барыла.
«16» август көнне Эзмэ авыл җирлегендә "Бердәм Россия" фиркасының мобиль кабул итү пункты булып китте
«14» август көнне Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре авылдашлар өчен Изге Болгар шәһәренә сәяхәт оештырдылар. Бу сәяхәт инде икенче тапкыр оештырылуга карамастан, изге җиребезнең тагында матурлануына, төзекләнүенә сокланып, таң калып йөрдек. Барлыгы 34 кеше музейларда экскурсовод сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап, тарихыбызны барладык. Алга таба да экскурсияләр оештырырга планлаштырып таралыштык.
Эзмә авыл җирлегендә хоккей тартмасы урнаштыру буенча эшләр тулы куәтенә бара. Әлеге эшләрне муниципаль контракт нигезендә ООО «Сабинская ПМК «Мелиорация» оешмасы башкара.
Иләбәр авыл китапханәс, клуб хезмәткәрләре укучылар белән бергә борынгы тарих эзләрен үзендә саклаучы Калатауга экскурсиягә бардылар. Борынгы Өтернәс шәһәрлеге урнашкан урында “Мондадыр безнең бабайлар”дигән исем астында тарих сәгате узды. Укучылар Явыз Иван тарафыннан юк ителгән шәһәрлек турында бай мәгълумат тупладылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Эскурсия табигать кочагында самавырдан үлән чәе эчү белән тәмамланды.
Эзмэ авыл җирлегендә үзара салым акчаларына юл ремонтлау эшләре төгәлләнде. Эшне ООО "Сабинская ПМК «Мелиорация" оешмасы башкарды.
«31» июль көнне Эзмэ мәдәният йортында Эзмэ авыл җирлегенең халык җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты житэкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Эзмэ авыл җирлеге башлыгы Альмир Рэзит улы Шайхетдиновнын авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның «04» февралендэ халыктан кабул ителгән сораулар каралды. Халык җыены тәмамланганнан соң үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты күрсәтелде.
Олыяз авылында яшәуче Гыймранова Минжихан Гафур кызы буген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты житэкчесе М.Р.Каримов Президент котлавын тапшырды. Шулай ук Саба районы социаль яклау булеге җитәкчесе М.М.Хузин hәм Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов котлап, бүләкләде.