ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Илэбэр авылында яшәуче Хөсәенова Роза Габделкаюм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты житэкчесе М.Р.Каримов Президент котлавын тапшырды. Шулай ук Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов юбилярны котлап, бүләкләде. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант-2019»белем бирү акциясе узды. Бөтендөнья акциясенә Эзмә авыл җирлегендә дә кушылдылар. Әлеге чарада Эзмә  урта мәктәбе укучылары, ата-аналар, бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә Эзмә, Иләбәр һәм Олыяз  авылларының  урам юллары  ремонтланды.  Эшне "Рамазан" ҖЧҖ һәм  "Сабинское МПП ЖКХ" АҖ башкарды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Саба районынын Эзмә авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан  “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Иләбәр авылында авыл хуҗалыгы белгече өчен төзелә башлады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

   Пукәл авыл клубы хезмәткәрләре ,«Ак калфак» ял клубына йоруче апаларыбыз белән, «Яшьлек» яшьләр спорт үзәге оештырган «Ягез әле, әбиләр!» күңелле стартлар уенында катнаштылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең бюджет учреждениеләрендә «Өлкәннәр көненә» багышланган чаралар булып узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре, авылдашлары өчен,  Явлаштау-Саба-Лесхоз маршруты буенча экскурсия оештырдылар. Апаларыбыз булган һәр җирдән бик кәнагать калдылар, яшьлек елларын искә алып, күңелләрендәге хәтирәләрен яңарттылар.  Алар бу экскурсияне уйлап табучыларга, оештыручыларга үзләренең  рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

РФ Президенты В.В Путинның 2018 елның 7 нче май  Указы нигезендә “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешендә стратегик мәсьәләләр һәм милли максатлар турында” дигән стратегик үсеш программасы кабул ителде. Программа 12 үсеш юнәлешен үз эченә ала. Бу проектка Татарстан Республикасы да актив кушылды.

    Эзмә авыл җирлегенең Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә“Мәгариф” юнәлеше буенча информатика, технология, ОБЖ, шахмат кабинетлары ремонтланды һәм яңача җиһазландырылды.

 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Пукәл авыл клубында, китапханәче белән берлектә «Сөмбелә» бәйрәме уздырылды. Заманалар, чорлар аша сакланып калып Сөнбел - сөнбеләдән "Сөмбелә"гә әйләнгән бу бәйрәмдә, өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнаштылар. Балалар җырладылар, биеделәр, көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр. Соңыннан, бәйрәмнең төп ризыгы булган бавырсак белән тәмләп чәй эчтеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Көз көне табигать безгә бик күп матур, тәмле һәм файдалы нәрсәләр бүләк итә. Нәкъ менә шуңа күрә Пүкәл авыл клубында балалар өчен «Көз бүләкләре» дип исемләнгән рәсем һәм кул эшләре конкурсы үткәрелде. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен күрсәттеләр. Барлык балалар да актив эшләре өчен кечкенә генә бүләкләр алдылар. Ә иң мөһиме, балаларга кызык булды, бәйрәм рухы хөкем сөрде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International