Олыяз авылында Олыяз мэдэният йорты, Эзмэ урта мэктэбе hәм"Чэчкэ" балалар бакчасы белэн берлектэ балалар өчен «Мәйдан» дип исемләнгән Сабантуй үткәрде. Балалар төрле уеннарда: капчык киеп йөгерү, тауга каршы йөгерү, аркан тартышу hәм башка төрле уеннарда бик теләп катнашты. Бәйрәмгә килгән барлык балалар да бүләкләр белән кайтып китте.
12 нче июнь-Россия көне. Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз
Россия көне уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсендә клуб белән берлектә тарих сәгате үтте. Укучыларның хозурына Россия тарихы,аның күренекле шәхесләренә багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Республика символлары,җитәкчеләре,россиянең җиде могҗизасы булган тарихи урыннар,күлләр,таулар белән чарада катнашучылар виртуаль сәяхәт вакытында электрон презентация аша таныштылар.
12 нче июнь көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия көне уңаеннан балалар белән "Дөнья балалар күзе белән" дип исемләнгән асфальтка акбур белән рәсем ясау конкурсы үткәрде.
Мондый конкурслар балаларның ижади сәләтләрен, фантазияләрен үстерүгә, үз-үзенә ышаныч хисен булдыруга, аралашу культурасын үстерүгә ярдәм итә.
12 нче июньдә Россия Федерациясендә Россия көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Эзмә авылы спорт мәйданчыгында Саба муниципаль районы Советы һәм район җирлекләре башлыклары командалары арасында футбол матчы оештырылды. Уен башында Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миңнеханов Рөстәм Миңнеханов Эзмә урта мәктәбенә футбол туплары тапшырды. «Бердәм Россия "партиясенең Саба төбәк бүлеге" Россия –минем Ватаным» дигән акция оештырды, анда РФ флагы триколоры белән тасмалар таратылды. Матч нәтиҗәләре буенча Саба муниципаль районы Советы командасы җиңү яулады.
Командалар дипломнар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук «Дуслык» лагерында тәрбияләнүчеләр белән «Росиночка, Россия» флешмобы үткәрелде.
8 июнь көнне Эзмә авыл җирлегендә халык бәйрәме "Сабантуй-2019” булып узды. Бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы А. Р. Шәйхетдинов котлады. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән ҖЧҖ «Игенче» генераль директоры А. З. Зарипов чыгыш ясады һәм алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде, язгы кыр эшләренә йомгак ясады. Концерт программасы әзерләнгән иде, сәхнәдә үзешчәннәр һәм теләгән һәркем чыгыш ясады. Мәдәният хезмәткәрләре күңелле уеннар һәм ярышларны оештыруда актив катнаштылар. Концерт популяр татар җырчыларының иҗат төркеме Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Ранис Габбазов чыгышлары белән дәвам итте. Бэйрэмнең төп гүзәллеге булып, Сабантуй көрәше торды. Ярышларның кульминациясе булып ике финалистның көрәшүе булды, нәтиҗәдә баш батыр, төп приз - тәкә иясе билгеләнде. Ул-Галиев Хәйдәр булды.
2-6 июнь көннәрендә Эзмә авыл җирлегенә кергән барлык авылларда Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Бирнә җыю бәйрәмнең иң күңелле, төп йолаларының берсе булып санала.Авыл халкы узлэренең буләклэрен тапшырды. Бирнә җыючылар баянга кушылып татар халык җырларын җырладылар,куңелле биюләр биеде.
2 нче июнь көнне Эзмә мәдәният йорты, Эзмә урта мәктәбе hэм "Саф чишмә" балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә Сабантуй бәйрәме өчен бирнә жыйдылар.
1 июнь көнне Эзмә мәдәният йортында "Саф чишмә"балалар бакчасының чыгарылыш кичәсе булып узды. Бу һәр бала һәм аның ата-аналары өчен аерым вакыйга. Әле күптән түгел генә ул балалар бакчасына йөри башлаган кебек, ә бүген инде чыгарылыш кичәсе.
Быел тәрбиячеләр 19 искиткеч бала – 10 малай һәм 9 кыз чыгарды. Әлеге чара балалар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен бик мөһим һәм дулкынландыргыч җылы, дустанә атмосферада үтте.. Чыгарылыш балаларын тормышындагы әлеге мөһим вакыйга белән котлап бакча мөдире , тәрбиячеләр һәм ата-аналар, аларга алга таба да уңышлар, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр. Чара барышында укучыларга район мәгариф бүлегеннән канцелярия кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Чара ахырында балалар хушлашу вальсын биеделәр, соңыннан чәй табынына күчтеләр.
1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә . Бала - безнең киләчәгебез, милләтебез горурлыгы.Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм көне уңаеннан чара уздырылды. “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” дигән темага асфальтка рәсем ясау конкурсы үтте,хәрәкәтле уеннар сәгатендә дә укучылар актив катнаштылар. Барлык балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
1 нче июнь көнне Эзмә мәдәният йорты хезмэткәрләре "Халыкара балаларны яклау көне" уңаеннан балалар белән куңел ачу уеннары кичәсе үткәрде. Соңыннан нәтиҗәләр ясалып, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.