Җәмгыятьтә үзизоляция шартларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеге артты. Эзмә авыл җирлегенең «Әхмәтов Р.Г.» КФХ күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итте,аларга үзендә җитештерелгән азык-төлек пакетлары өләште. Аңа зур рәхмәт белдерәбез.
Эзмә авыл җирлегенең Олыяз авылында «Хафизов А.Р.» КФХ эшләп килә. Әлеге фермер 50 баш мөгезле эре терлек үстерү һәм үрчетү белән шөгыльләнә.
Эзмә авыл җирлеге урманнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, урман янындагы территорияләрне барлыгы 6 км озынлыкта янгынга каршы минераллаштырылган полосалар белән бүлү буенча эш башкарылды.
Бүген Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Эзмә авыл җирлегендәге мондый объектларны һәрдаим контрольдә тотабыз һәм төзекләндерәбез.
Яз җитеп җир йөзе кардан арыну белән табигатьтә корылык башлана. Бу чорда бигрәктә коры үлән һәм урман-полосаларны янгыннан сакларга кирәк. 10 апрельдән 17 майга хәтле кертелгән янгынга каршы режим шартларында деподагы янгын сүндерү машинасының төзеклелеген һәрдаим контрольдә тотабыз.
Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Илэбэр авылы «Умырзая» балалар бакчасына 50 бала сыйдырышлы яна бина тозу эшләре бара. Эшне ООО «Ак таш» оешмасы башкара.
Җәмгыятьтә үзизоляция шартларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеге артты. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагим улы Эзмэ авыл җирлегенен күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек пакетлары белән булышлык күрсәтте. Аңа зур рәхмәт белдерәбез.
Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә торак пунктларнын территориясен санитар чистарту буенча эшлэр дэвам итэ.
Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Илэбэр авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелә башлады.