ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авылында Иләбәр авыл китапханәсе, клуб хезмәткәрләре һәм «Умырзая» балалар бакчасы коллективы, авыл яшьләре белән берлектә Сабантуйга бүләкләр җыю оештырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Чүп үләннәре чабыла.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең Эзмә авыл мәдәният йорты балалар һәм авыл халкы белән Сабантуй уңаеннан бүләкләр җыйды. Халык бүләк иткән бүләкләр зур колгага бәйләнде. Балалар бик теләп кәнфит җыйдылар, матур шигырьләр сөйләделәр. Авыл халкы бу йоланы бик ярата һәм аны уздыруда актив катнаша.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бала - безнең киләчәгебез, милләтебез горурлыгы. Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре тарафыннан  бәйрәм  көне уңаеннан  чара уздырылды. «Без – балачак иленнән» дигән  темага асфальтка рәсем ясау конкурсы үтте, хәрәкәтле уеннар сәгатендә дә укучылар актив катнаштылар. Барлык балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең Эзмэ мэдэният йорты хэм мэктэп хезмэткэрлэре бергэлектэ «Халыкара балаларны яклау коне» унаеннан балалар белэн кунел ачу уеннары кичэсе уткэрде. Уеннар, спорт ярышлары балаларга бик ошады. Соныннан нэтижэлэр ясалып, балаларга истэлекле булэклэр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
май, 2021 ел
дүшәмбе

Соңгы кыңгырау бәйрәмен күптән түгел генә, 70нче еллардан бирле массакүләм бәйрәм итә башлаганнар. Соңгы кыңгырау  мәктәп тормышының логик төгәллеге булып тора. Чыгарылыш укучылары өчен бу бәйрәм аеруча мөхим, чөнки Соңгы кыңгырау бу көнне алар өчен яңгырый.

    Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге тантаналы чарада музыкаль бизәлеш белән катнаштылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегендә, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, барлыгы 6 км озынлыкта янгынга каршы минераллаштырылган полосалар белән бүлү буенча эш башкарылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Экологик ике айлыгы кысаларында Эзмэ авыл җирлеге территориясендә агачлар утырту эшләре бара. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

18 май – Халыкара  музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1977 елда халыкара музейлар советы утырышында расланган булган. Бу көнне музейларда “ачык ишекләр көне”, экскурсияләр уздырыла. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Музейлар – тарих сакчысы” дигән исем астында тарих сәгате уздырдылар. Китапханәдә урнашкан музей почмагындагы экспонатларга нигезләнеп  тематик викторина уздырылды. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар үзләре белән алып килгән экспонатларын музей почмагына бүләк иттеп калдырдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International