ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2020 ел
җомга

«9» декабрь – Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Ул безнең өчен истәлекле дата,ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хатирәне саклау булып тора. 9 декабрь көнне без каһарман ата – бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз,хәзерге вакытта исән булган социалистик хезмәт геройларын да барлап искә алабыз. Бу уңайдан, Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре, «Ак калфак» клуб берләшмәсе әгъзалары белән, “Геройларның исеме – мәңгелек» дигән исем астында тематик сәгать уздырдылар. Катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Районыбыздан чыккан  Геройлар турында бай мәгълүмат җиткерелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Декабрь башы ел саен Инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гади аралашу бик мөһим. Аларның кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә булуы мөһим.  Инвалидлар Декадасы кысаларында Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия акциясе уздырдылар - Йосыповлар, Юсупҗанова Илзирә, Шайдуллина Фәридә һәм Фаттахов Илмирның өйләренә барып, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырдылар.  Мәдәният йорты үткәргән мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләрдә һәрвакыт зур кызыксыну уята.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1993 елдан «3» декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме – тормышны яратырга өйрәнә ала. Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикле балалар һәм аларның якыннары белән бергәләп «Күңелебез белән көчле без» дип  исемләнгән  очрашу кичәсе уздырдылар. Чарада «Канатсыз очып кара» дигән исем астында язмыш сынауларына бирелми иҗат итеп яшәгән язучыларның китапларыннан күргәзмә  тәкъдим ителде. Конкурста катнашкан балаларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, «Айсылу» фильмы тәкъдим ителде. Чара чәй табыны артында истәлекләр барлау, күңелле уеннар  белән дәвам итте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
декабрь, 2020 ел
җомга

Халыкара инвалидлар көне ел саен декабрьдә үткәрелә. Ул дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын сәламәтлекләре чиклэнгэн кешеләргә тулы канлы һәм тыныч яшәү мөмкинлеге бирми торган проблемаларга җәлеп итүгә, аларның мәнфәгатьләрен, хокукларын  яклауга юнәлдерелгән.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«03» декабрь - Билгесез солдат көне, шул көн уңаеннан Эзмә авыл җирлеге башлыгы А.Р. Шәйхетдинов һәм «Игенче» хужалыгы җитәкчесе А. З. Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган якташларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районынын Эзмә авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Олыяз авылында авыл хуҗалыгы белгечләренә дип 3 яна йорт төзелә башлады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Эзмә авылында яшәуче Хәбирова Хәлимә Мәннән кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов Россия Президенты котлавын тапшырды. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«25» ноябрь көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында татар драматургы Аманулла әсәре буенча куелган «Көмеш чүлмәк» музыкаль - театральләштерелгән  тамашасы булып узды. Бу искиткеч тамашаны Эзмә, Мишәбаш, Кызыл Мишә, Тимершык, Югары Симет, Иске Мичән, Мингәр, Көек, Иләбәр, Сәрдә авыл клублары  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды һәм күрсәтте. Тамашачылар  чын күңелдән артистларга  рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Программа бик бай иде һәм югары дәрәҗәдә үтте. Катнашучылар бу тамашаны бер сулышта һәм бик теләп карадылар, тамашачылар   онытылып, чын күңелдән  ял иттеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмэ авыл җирлегенен Отернэс авылында мэчет тозелеше бара.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International