ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Табигать кочагында саф һавада булу балаларның сәламәтлеген ныгыта, үзләре яшәгән тирәлекнең матурлыгын күрергә ярдәм итә. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Китапсөярләр» клубы членнары белән табигать кочагына экологик сәяхәткә бардылар. Укучылар  белән табигать күренешләренә багышланган мәкаль, әйтемнәрдән  тапкырлык сәгате узды. Катнашучылар чана шуу ярышында катнашып иң оста шуучы укучыны билгеләделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Саба районының Эзмә авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан, Республика күләмендәге «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Олыяз авылында авыл хуҗалыгы белгечләренә дип 3 яңа йорт төзелә башлады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районы Эзмә авыл җирлегенең Олыяз, Пүкәл авылларында дәүләт программасы нигезендә йортлар төзелеше башланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның «05» гыйнварында Эзмә авыл җирлегенен Олыяз авыл мәдәният йорты мөдире балалар белән «Безгә Яңа ел килә һәм бүләкләр алып килә!" дип исемләнгән уен чыршысы үткәрде. Барлык балалар да уеннарда актив катнаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Барысы да призлар алды һәм канәгать калды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31 нче декабрь көнне Эзмә авыл җирлегенен Олыяз авыл мәдәният йорты ишегалдында «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән бал-маскарад үткәрелде. Төрле кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды. Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар, киләсе елга күп кенә уңай энергия алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«30» нчы декабрь көнне Эзмә авыл җирлегенен Эзмә  мәдәният йорты ишегалдында «Яңа ел серпантины» дип исемләнгән музыкаль күңел ачу программасы булып узды. Бәйрәм кичәсе «Яңа ел мәзәк тарихлары» дигән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, анда популяр Яңа ел җырлары, биюләр, күңелле уеннар һәм конкурслар да яңгырады. Бу бәйрәм кичәсенең барлык буыннарны берләштерүе һәм һәркемне яңа елдан ниндидер үз хыялын, үз өметен, могҗизасын алуы да мөһим.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Саба районынын Эзмә авыл җирлеге  коллективы барыгызны да Яңа 2021 нче ел белән тәбрик итә! Яна елда сезгә нык сәламәтлек, бәхет, күңел ныклыгы, үз көчегезгә ышаныч һәм оптимизм телибез. Сезнең туганнарыгыз һәм дусларыгыз һәрвакыт Сезнең белән булсын, ә йортларда иминлек, мәхәббәт чәчәк атсын.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Коррупция - бөтен социаль идарә системасында  булган явызлык. Бу күренеш ил икътисадына һәм муллыгына тискәре йогынты ясый. Бу проблема безгә кагылмый кебек, әмма чынлыкта бу алай түгел. Коррупция һәркемгә дэ кагыла. Шуңа күрә Эзмэ авыл жирлегенен Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, коррупциягә каршы  мөнәсәбәт формалаштыру һәм коррупциягә каршы пропаганда ясау максатыннан, «Коррупциясез дөнья» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

«12» декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Әлеге уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре  «Конституция – төп закон» дигән исем астында хокукый-мәгълүмат сәгате уздырдылар. Укучыларга илебезнең төп законы турында бай мәгълүмат җиткерелде,электрон презентация,китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чараның икенче  өлешендә  рәсем  конкурсы уздырылды. Катнашучыларга  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International