ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Сәламәтлек -  һәр кеше тормышында мөхим роль уйный. «07» апрель көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында «Сәламәт булу вакыты!» дип исемлэнгэн, Эзмә ФАП фельдшеры Гөлназ Шәйхетдинова катнашында, Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган танып белу сэгате уткэрелде. Әлеге чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Фельдшер Г. Шәйхетдинова сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәте, һәр кеше тормышында аның роле турында сөйләде. Энгэмэ барышында фельдшер сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга кирәклегенэ басым ясады. Г, Шайхетдинова укучыларнын сәламәтлек, туклану продуктларына кертелгән витаминнар һәм иртәнге зарядканың әһәмияте, гигиена, экология һәм спорт турында белемнәре турында сораулар бирде. Укучылар  үзләренең  көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлеккэ кагылышлы сорауларга төпле җаваплар алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегендә гражданнар оборонасы буенча укулар узды. Эвакуация пункты эшчеләре укуларны лаеклы үттеләр, үзләренең барлык вазыйфаларын үтәделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
апрель, 2021 ел
шимбә

Эзмә авыл җирлегендә язгы җылылык килү һәм кар эрү сәбәпле, кар сулары белән су басмасын өчен, су үтә торган торбалар, канау һәм күперне кардан чистарту буенча чаралар күрелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле,моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә   дәрт һәм шатлык өсти. 1 апрель  Халыкара  кошлар көне  буларак билгеләп үтелә. Бу  уңайдан Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Кошлар – канатлы дусларыбыз” дигән исем астында экологик викторина уздырдылар . 5 турдан торган чарада укучылар кошлар темасын яктырткан сорауларга җаваплар эзләделәр, филфорд һәм кроссворд чиштеләр. Тизлеккә пазл җыюда ярыштылар. Укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Соңыннан җиңүче команда билгеләнеп истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсенә Эзмә урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары экскурсиягә килделәр. Укучылар белән бергә “Китап – сердәшем” дигән исем астында библиографик дәрес уздырылды. Китапханәче балаларны   китапларның тарихы, төзелеше белән таныштырды. “Китаплар дөньясына сәяхәт“ дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәгә китап фондында булган иң яңа,иң иске,иң кыйммәтле, иң арзанлы,иң авыр, иң җиңел,иң күп укылган китаплар куелган иде. Әлеге күргәзмә укучыларда зур кызыксыну уятты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера, гадәти булмаган гореф-гадәтләр һәм кызыклы йолалар белән уратып алынган. Нәүрүз - табигатьнең, кешенең, аның күңеленең һәм йөрәгенең яңаруын, ә киң мәгънәдә – яңа тормыш башлануын аңлата.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
март, 2021 ел
җомга

"11" март көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында "Саф чишмә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең "Гаилә - бәхет учагы" дип исемләнгән "Гаилә бәйрәме" булып узды. Бәйрәм программасында музыкаль номерлар белән балалар да, ата-аналар да чыгыш ясады. Аннары гаиләләр арасында ярышлар башланды. Кызыклы һәм актив конкурсларда балалар һәм өлкәннәр дәрт һәм энергия дөньясына чумдылар. Чара ахырында ата-аналар һәм балаларның туганнары бәйрәм чарасын оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, 8 март - Халыкара хатын кызлар көненә багышланган "Җыр пеш" музыкаль батл - шоу уздырылды. Әлеге 2 өлештән торган тамашада яшьләребез һәм өлкән буын җырчыларыбыз катнашты. Алар 3 турда ярышып бик матур чыгыш ясадылар. Бәйрәм үзешчәннәребезнең матур җырлары белән үрелеп барды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында "Уйлап - бел!" дип исемләнгән интерактив уен үткәрелде. Әйтергә кирәк, интерактив уен сораулары, шулай ук, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына да багышланган иде. Уенда катнашучылар үзләренең интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. "Уйлап - бел!" интерактив уены кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Нәтиҗәләр буенча уен ахырында җиңүче команда билгеләнде. Соңыннан уенда катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм призлар белән бүләкләнде. Бәйрәм чарасы бер сулышта узды, тамашачылар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International