22 март көнне 6 «А» сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Э.Т. Кәримуллина) Пукәл авыл клубына экскурсия ясадылар.
Бүген 22 нче март көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге Шәмәрдән авыл җирлеге белән берлектә, хезмәт коллективлары арасында чаңгы эстафетасы уздырды.
Сабада 23 март көнне 7нче тапкыр районкүләм ифтар үткәрелә. Бу юлы табын 1300 кешегә әзерләнәчәк. Саваплы чарада Коръән сүрәләре, имамнарыбыз вәгазе яңгыраячак, җәмәгать белән намаз укылачак.
Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме билгеләп үтелде.
Җиденче март көнне “Игенче” ҖЧҖ дә эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарга азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылды. Комплектка көндәлек кирәкле азык-төлек: ярмалар, көнбагыш мае, чәй һәм тәм-томнар кергән.
"Игенче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә ел саен үткәрелергә тиешле даими медицина тикшерүе уздырылды, аны Казан шәһәреннән килгән квалификацияле табиблар үткәрде.
23 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә авыл хуҗалыгы оешмалары арасында узган чаңгы ярышында ҖЧ “ Игенче” җәмгыятеннән өч команда: “Игенче-1” , “Игенче –2” ,“Игенче- 3» командалары катнашты.