23 нче гыйнвар көнне Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә"Ак калфак" хатын-кызлар клубына йөрүчеләр белән "Сөннәт" дип исемләнгән милли тәрбия чарасы күрсәтелде.Әлеге чарада Татар халкының гореф-гадәтләре искә алынды hәм “Сөннәт кичәсе” ничек үткәрелүе күрсәтелде.
13нче гыйнвар көнне Эзмә мәдәният йортында Искечә Яңа елны каршылау кичәсе үткәрелде. Кичә лотерея уены, төрле кызыклы конкурслар, жыр-биюләр белән үрелеп барды.
7нче гыйнвар көнне Эзмә мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н hәм Саба мунципаль районы авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагы җитәкчесе Хасаншин Г. Ш. катнашында терлекчелекнең эш нэтиҗәләре буенча семинар үткәрелде.
Эзмә авыл җирлеге клублары hәм мәдәният йортларында Яңа ел балмаскарадлары булып узды. Бәйрәмдә төрле уеннар, конкурслар оештырылды.Элеге чара җыр-биюләр белән үрелеп барды.