Милли бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм хезмәткәрләре Шекше, Алан-Елга, Сәрдә, Иләбәр, Эзмә, Өтернәс авылларында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә узды. Авыл урамнарында гармун тавышы тынмады, хуҗабикәләр өстәлләр әзерләп бәлешләр һәм тәм-томнар белән каршы алдылар.
Катнашучылар матур милли костюмнар киеп, авылның һәрбер урамында йөреп, бүләк биргән һәр кешегә рәхмәт белдереп, сәламәтлек, уңыш һәм иминлек теләделәр!
"Игенче" ҖЧҖ дә территорияләрне чистарту һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә
Эзмә авыл жирлегенә караган оешма житәкчеләре жиңү парадында катнаштылар.
Бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте басуларына кукуруз культурасының “Каскад- 166”, “Каскад -195” ,”Росс -140” , “Ладожский -175” сортлары чәчелә.
Олыяз авылында спорт мәйданчыгы өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кирәк.