ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Явлаштау һәм Мишәбаш авыллары зиратларында май бәйрәмнәрендә  өмәләр оештырылды


saby.tatarstan.ru

8 май көнне Мишәбаш авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә агачлар утыртылды.


saby.tatarstan.ru

Явлаштау авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдылар һәм агачлар утырттылар .

 


saby.tatarstan.ru

8 май көнне Мишәбаш авылы халкы,мәдәният йорты хезмәткәрләре,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре  Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрделәр.


saby.tatarstan.ru

8 май көнне Явлаштау авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг булып узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлегенең хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Митинг һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салу белән тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

29
апрель, 2022 ел
җомга

Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Явлаштау авыл җирлегендә җирле әһәмияттәге юллар кышкы чорда даими рәвештә кардан чистартылып торылды. Ә бу юлы юл кырыендагы канауларны ачу  эшләре алып барыла. Эшне «Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе " -нән җәлеп ителгән махсус техника башкара»


saby.tatarstan.ru

20 нче март көнне Мишәбаш авыл клубында Раушан Шәрифнең «Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар...» музыкаль комедиясе куелды. Рольләрне мәдәният хезмәткәрләре башкарды. Артистлар башкаруында бик күп матур җырлар яңгырады, дәртле биюләр һәм күп кенә кызыклы юмор башкарылды. Концерттан тамашачылар күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

20 февраль көнне Олы Тиләҗе авылы бозында хоккей буенча «Теләче Кубогы» ярышлары узды . Уен нәтиҗәләре буенча Мишә - 4 (Мишәбаш) командасы 2 урынны яулады. Команданы уңышлары белән котлыйбыз

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында  авылыбыз яшьләре көче белән оештырылган зур концерт булып узды. “Яшьләр  җыелган җирдә “дигән әлеге төркем үзләренең  4 нче сезон  чыгышларын  “Купме көттек” исеме белән тәкъдим иттеләр.  Алар узләренең эшчәнлекләрен 2018 елдан бирле алып баралар һәм һәр ел саен зурлап әзерләнгән чыгышлары белән авыл халкын сөендерәләр.  Быелгы программалары да  иң шәп алып баручылар чыгышыннан,бик матур жыр-биюләрдән,кызыклы юмористик номерлардан  төзелгән иде. Концертны авыл халкы да, курше тирә авыллардан килгән тамашачылар да бик яратып карады. Шундый актив яшьләребез булу бик тә куанычлы. Яшьләребезгә алга таба да иҗади уңышлар. телибез.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International