Мишә авыл җирлегендә Әхмәд хәзрәт, Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган «Нургали» мәчете янындагы лагерь эшен дәвам итә. Һәр көн лагерьны ачу һәрвакыттагыча намаз белән башлана , балалар мөселман мультфильмын карый, алфавит өйрәнә. Шулай ук балаларга уен программасы әзерләнә, анда барысы да рәхәтләнеп катнаша.
Бүген, 2024 елның 01 нче июлендә Сабабаш авылында яшәүче Набибуллин Василий Сафа улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мишә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла.
Мишә авыл җирлеге биләмәсендә әйләнә-тирә мохитне чистарту максатында чүп үләннәрен чабу даими алып барыла.
26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья әһәмиятендәге бәйрәмне - наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көнен билгеләп үтә.
26 июньдә мәдәният хезмәткәрләре чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Бүген алар фигуралы шуу буенча җәйге җыенга килгән балаларны кабул иттеләр.
25 июньдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Яшьләр көненә багышланган "Яшьлек-ул бик шәп" дип аталган флешмоб оештырдылар.
21 июньдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара үткәрделәр.
20 июньдә Лесхоз бистәсендә чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырылды.Мәдәният хезәткәрләре бу юлы күрше Кукмара районының Вахит авылыннан балаларны кабул иттеләр