29 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган флешмоб булып узды. Флаг яклары нисбәте 1:2 булган турыпочмаклы өч төсле тукымадан гыйбарәт. Флагның яшел төсе язның яшеллеген һәм яңарышны символлаштыра. Шулай ук яшел төс-Ислам төсе. Флаг полотносындагы ак төс чисталыкны, ә кызыл төс өлгергәнлекне, энергияне, көчне һәм тормышны символлаштыра. Мондый чаралар яшьләрне берләштерә, Ватанга мәхәббәт һәм гражданлык җаваплылыгы тәрбияли. Татарстан Дәүләт флагы көне кебек даталар — искәртеп узабыз, илебезнең якты киләчәкне төзи алсын өчен, һәркем белергә тиеш булган зур тарихы бар.
Лесхоз урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне
Мишә авыл җирлеге, Лесхоз бистәсендәге «Нургали» мәчетендә укулар башланып китте.
Лесхоз урта мәктәбе укучылары ата-аналары белән бергәләп «Тату сыйныф серләре» конкурсының зона этабында катнаштылар.
26 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» клуб берләшмәсенең «Сөлге чигәм асыл җепләр белән» дигән утырышы булып узды.
Лесхоз урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган искиткеч бәйрәм узды.
23 ноябрь көнне Лесхоз авыл мәдәният йортында Сабабаш һәм Туктар авыл клублары белән берлектә Әниләр көненә багышланган "Әниемнең җылы кочагы"дип исемләнгән концерт булды.
Лесхоз урта мәктәбенең шәфкать туташы А.А. Хәсәншина катнашучыларны беренче ярдәм күрсәтү төшенчәләре һәм нигезләре белән таныштырды. Дәрес барышында балалар беренче ярдәмне ничек дөрес күрсәтергә, йөрәк-үпкә реанимациясенә ничек дөрес керешергә һәм зыян күрүчене аңында ничек дөрес билгеләргә икәнен белделәр.