Мишә авыл җирлегендә 2020 елда гражданнарның үзара салым һәм әлеге акчаларны куллану мәсьәләсе буенча халык җыеннары узды.
22нче ноябрь көнне, Сабабаш авылында яшәүче Исмәгыйлов Гомәрҗан Исмәгыйл улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Мишә авыл җирлегендә 2020 елда гражданнарның үзара салымы һәм әлеге акчаларны куллану мәсьәләсе буенча халык җыеннары уза.
Мишә авыл җирлегендә җирлек территориясен төзекләндерү буенча бер генә көнгә дә эш тукталмый.
6 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре " Нургали» мәчете белән берлектә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган ае уңаеннан Мәүлид бәйрәме оештырдылар.
7ноябрь көнне Килдебәк авылы китапханәчесе Сабабаш авыл клубы хезмәткәре белән берлектә,"Это земля-твоя и моя"дип исемләнгән табигатьне яратучылар турниры уздырды.
Төп максаты-буаның биологик төрлелеген арттыру. Су үсемлекләре белән сыйланырга яратучы балык сулыкны чистартырга ярдәм итәчәк.
Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә барысы да көтеп алган һәм яраткан «Көзге бал»бәйрәме узды. Бу бәйрәм елның иң матур чоры-көзгә багышланган.
Катгый һәм гадел жюри алдында 7-8 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Конкурсның программасы кызыклы һәм төрле иде. Балалар җырлар җырладылар, көзге кул эшләрен тәкъдим иттеләр, ә иң истә калырлыгы «Көзге дефиле»конкурсы булды. Яшь модниклар чыгыш ясаган киемнәр үзенчәлекле һәм матур иде.
Ә 9-11 сыйныф укучылары өчен чын акыл, юмартлык һәм оптимизм конкурсы узды. Конкурста һәр сыйныфтан бер пар катнашты. Һәр парга катлаулы, әмма хәйләкәр конкурслар узарга тәкъдим ителде. Катнашучылар һәр биремне бишлегә үтәделәр.
Программа ахырында жюри чыгыш ясаучыларны бәяләде, төрле номинацияләр буенча дипломнар тапшырды. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды. Бу көзге бәйрәм залда утыручыларның барысының да күңелендә озак сакланыр.
23.10 МИШӘ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ ХЕЗМӘТ КОЛЛЕКТИВЛАРЫ АРАСЫНДА 2019 ЕЛГЫ СЕЗОН МИНИ -ФУТБОЛ ЯРЫШЫ ЧЕМПИОНАТЫНЫҢ ФИНАЛ ӨЛЕШЕ.
Истәлекле даталар белән котлау районыбызда матур традициягә әверелде.
21 октябрь көнне Лесхоз бистәсендә яшәүче Евдокимова Диләрә Зәкәр кызына 90 яшь тулды.
Бу көнне аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.Р. Кәримов, Мишә авыл җирлеге башлыгы А. Х. Гатиятуллин котладылар.
Юбилее белән котлап, алар, Диләрә Зәкәр кызына, күпьеллык намуслы хезмәте өчен хөрмәт белдерделәр. Аңа чын күңелдән нык сәламәтлек, якыннары игътибарын һәм ярдәмен, иминлек һәм озын гомер теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.