Илебез тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы каһарманнарына күпме генә игътибар һәм хөрмәт күрсәтсәк тә, аз булыр сыман. Чөнки алар бүгенге тыныч һәм имин тормышыбыз өчен көрәшүчеләр. Бу көннәрдә Байлар Сабасы территориясендә Җиңү көненә багышланган баннерлар урнаштырылды.
Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Яралар еллар үтү белән төзәлә дисәк тә, ул елларны искә алып, бүгенге олы буын вәкилләре әле һаман да уфтанып куя, хәзерге җитеш тормышның кадерен белергә өнди.
12 апрель – Космонавтика көнен Байлар Сабасының “Балачак” балалар бакчасында тәбияләнүчеләр күтәренке рухта билгеләп үтте.
Саба шәһәр җирлеге территориясендә урнашкан торак пунктларны санитар чистартуны тәэмин итү максатында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Саба шәһәр башкарма комитеты тарафыннан 2019 елның 1нче апреленнән 31 маена кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде.
Кешелек үз тарихы дәвамында акрынлап төрле казанышларга ирешә һәм аның бурычы – әлеге казанышларны саклау, өйрәнү, баету, киләчәк буынга тапшыру. Шул рәвешле, тарих һәм мәдәният һәйкәлләре барлыкка килгән, алар безгә элеккеге чорларның белемнәрен, тәҗрибәсен һәм рухын бирә. Дөньяның күренекле тарих һәм мәдәният һәйкәлләре аеруча кадерле.
Мондый тарихи кыйммәтләр безнең шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә дә бар.
22 март көнне Сабаның сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында районыбыз мәктәпләренең 5-8нче сыйныф укучылары өчен математик бәйге үткәрелде.
16нчы март көнне сабалылар район үзәгендә Нәүрүз бәйрәме уңаеннан махсус оештырылган ярминкәдә катнашты. Район хуҗалыклары, оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен халыкка тәкъдим итте. Ярминкәгә чыгучылар ит, сыер сөте, бал, май, йомырка, печән, салам, ашлык, ярылган утын алды, тәмләп ботка ашады.
Байлар Сабасы бистәсендә агачлар һәм куаклар утырту, аларны карап һәм тәрбияләп тоту эшен муниципаль контракт нигезендә Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе башкара.
“Саба сөт-май комбинаты” үз эшен 1972 нче елда башлап җибәрә. 2017 елның 3 октябреннән яңа инвестор "БАШМИЛК" компанияләр төркеме Саба сөт комбинатында үз производствосын ачып җибәрде һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән беренче өлеш сөтне кабул итте.
22нче февраль көнне Байлар Сабасының спорт комплексында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Шоколад” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән спорт бәйрәме үткәрелде.