Хәзерге вакытта әлеге дата Татарстанда яшәүчеләр өчен аерым әһәмияткә ия. Республикабызда гомумроссия күләмендә генә түгел, ә дөнья күләмендә кыйммәтле саналган тарих һәм мәдәният һәйкәлләре тупланган. Аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу – безнең төп бурычыбыз. Саба шәһәр җирлеге территориясендә исә бүгенге көндә 5 шундый объект бар.
Илебез тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы каһарманнарына күпме генә игътибар һәм хөрмәт күрсәтсәк тә, аз булыр сыман. Чөнки алар бүгенге тыныч һәм имин тормышыбыз өчен көрәшүчеләр.
2020 елның 10 февралендә Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2019 ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
Яңа елны каршыларга әзерләнгән көннәрдә Сабабызда тагын бер матур объект сафка басты. Байлар Сабасы бистәсенең Г.Закиров урамында парк зонасы барлыкка килде.
Яңа ел – ул балалар да, өлкәннәр дә көтеп һәм сагынып ала торган бәйрәм. Байлар Сабасының үзәк мәйданында боздан сәхнә һәм тау урнаштырылды.
Яңа ел рухы Байлар Сабасы бистәсендә көннән-көн ныграк сизелә.
2019 нчы елның 1 нче декабрендә, Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә, гражданнардан үзара салым акчасы җыю һәм аны куллану буенча җирле референдум уздырылды.
Район үзәге булган Байлар Сабасының үзәк урамнары гына тәртипкә китерелеп калмый, башка участоклар да күз уңыннан төшеп калмый.
Байлар Сабасы бистәсендә аның йөзен матурлау буенча зур күләмле эш алып барыла.
Байлар Сабасының Тукай урамында урнашкан мәдәният һәм ял паркында мини-гольф уены өчен мәйданчык кулланылышка тапшырылды.