Күренекле рус язучысы Федор Достоевскийның «Дөньяны матурлык коткарыр!» дигән канатлы гыйбарәсен белмәгән кеше юктыр. Тормыш агымына ияреп, кайвакыт туктап бер тын алырга, тирә-як матурлыгына хозурланып, башкалар тудырган матурлыкка сокланырга да вакыт таба алмыйбыз.
Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан тормышка ашырылучы “Арендалы торак” программасы кысаларында Саба шәһәр җирлеге буенча зур күләмле эш алып барыла.
Бу көннәрдә Байлар Сабасы бистәсенең Сабинка елгасы яр буенда “Чиста яр” акциясе кысаларында территорияне җыештыру өмәсе үткәрелде.
Йортның матурлыгы ишегалдыннан башлана дигән фикер белән килешәсездер, мөгаен. Бу көннәрдә Байлар Сабасының З.Йосыпов урамындагы 13Б, 15 һәм 15А күпфатирлы гомуми йортларының ишегалдында төзекләндерү эшләре бара.
... Юллар, юллар, авыр булса булсын,
Тик соңгысы гына булмасын, – дип җырланса да, бүгенге заманда машина белән асфальт юлдан гына җилдереп баруны барыбыз да ярата. Авыр дигәне язгы-көзге пычракларда машина белән кереп булмый торган юл өлешләре турында дип аңлыйк. Безнең Байлар Сабасында исә мондый урыннар инде бөтенләй юк диярлек.
Әйе, тек-тек басып йөрерлек тротуарлары булган бистәдә яшәвебез белән гоурурлана алабыз. Яшәгән җирнең матур, төзек һәм уңайлы булуы барыбыз өчен дә мөһим. Шуны истә тотып, бистәдә аның йөзен матурлау һәм халыкка тагын да уңайлы яшәү мохите тудыру буенча зур күләмле эш башкарыла.
Күпләребезнең яраткан ял итү урынына әйләнгән “Ямьле Саба” яр буе мәйданында төзелеш эшләре туктап тормый.
Саба шәһәр башкарма комитеты тәкъдиме белән һәм “Бердәм Россия” партиясенең яшь гвардиячеләр җирле бүлекчәсе, Саба муниципаль районы Советы каршында эшләүче Яшьләр парламенты белән берлектә 14нче июль көнне “Экологик велоузыш” дип аталган акция үткәрелде.
Саба шәһәр җирлегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә «Хәтер шәме» акциясе узды.
Барыбызның да яраткан ел фасылы- җәй якынлаша. Җәй исә ул - чәчәкләр, матурлык һәм яхшы кәеф дигән сүз. Шуны истә тотып,район үзәге Байлар Сабасы бистәсенең һәр почмагында матурлык тудырырга чакырабыз.