25нче сентябрь көнне Байлар Сабасында дүртенче чакырылыш Саба шәһәр җирлеге Советы депутатларының беренче утырышы үтте.
Байлар Сабасы бистәсендә тагын бер тарихи һәм мәдәни объект артты. Закир Йосыпов урамының җәүялеләр йөри торган өлешендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы якташларыбыз истәлегенә яңа һәйкәл торгызылды.
Район үзәге Байлар Сабасы бистәсеннән 11 чакрым ераклыкта урнашкан Урта Саба авылы халкы да, ниһаять, әкренләп язгы-көзге пычраклар вакытында җиңел сулап куя алачак. Чөнки моңарчы җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләрне дә борчыган юл мәсьәләсе уңай хәл ителде.
Кичә, 8нче сентябрь көнне, район мәдәният йортында Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2015-2020нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды.
Район үзәге Байлар Сабасы бистәсендә ел әйләнәсе алып барыла торган төзелеш эшләре дәвам итә.
Һәйкәлләр – аерым тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия объектлар. Аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу – безнең төп бурычыбыз. Саба шәһәр җирлеге территориясендә бүгенге көндә 5 шундый объект бар.
28 август көнне Байлар Сабасы бистәсенең Гали Закиров урамында урнашкан ябык зиратында территорияне җыештыру һәм чистарту буенча өмә үткәрелде.
Хөрмәтле предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре һәм Байлар Сабасы халкы!
Агымдагы елның 28 августында 8.00 сәгатьтә Байлар Сабасының Г.Закиров урамында урнашкан ябык зират территориясен чүп-чардан арындыру һәм куакларны чабу буенча чара планлаштырылган. Оешмадан ике хезмәткәр җибәрүегезне сорыйбыз. Үзегез белән дисклы бензин триммеры яки чапкыч алып килергә кирәк булачак. Катнашучыларны теркәү 8.00 сәгатьтә, шулай ук чара тәмамланганнан соң да үткәреләчәк. Предприятие, учреждение, оешмалар исемлеге кушымта итеп бирелә.
2020 нче елның 25 нче августында тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы һәм Мәскәү (ТиНАО-Мәскәү) җирлеге арасында муниципальара хезмәттәшлек итү турында Килешүгә кул куелды.
Әйе, без Сабалылар күршеләр көнләшерлек итеп яшибез. Бу барлык өлкәләрдә дә шулай. Спорт исә иң күп уңайлыклар һәм мөмкинлекләр тудырылган өлкә. Шуңа да район халкы кечкенәсеннән башлап, лаеклы ялдагыларны кертеп, һәрвакыт хәрәкәттә. Шул уңайлыклар рәтенә кичә тагын бер объект өстәлде. Төгәлрәге, Байлар Сабасының Пушкин урамында 18В адресы буенча (“Бәләкәч” балалар бакчасы каршында) спорт мәйданчыгы ачылды.