“Ямьле Саба” яр буе зонасында урнашкан Сабинка елгасы яр буен төзекләндерү эше дәвам итә.
Байлар Сабасы бистәсенең балалар бакчаларында Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре тәмамланып килә.
Билгеле булганча, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча үткәрелгән җыелышларның йомгаклау карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум акча җыюга ризалык бирелде. Аның нигезендә халыктан әлеге акчаны җыю эше бара.
Байлар Сабасы бистәсенең З.Йосыпов урамында төзелеп килә торган яңа парк территориясендә ут баганалары урнаштыру эше башкарыла.
Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан тормышка ашырылучы “Арендалы торак” программасы кысаларында Саба шәһәр җирлеге буенча зур күләмле эш алып барыла.
Яңа ел рухы Байлар Сабасы бистәсендә көннән-көн ныграк сизелә. Үзәк мәйданда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре боз шәһәрчеге ясый башлады.
Яңа ел – ул балалар да, өлкәннәр дә көтеп һәм сагынып ала торган бәйрәм. Бүгеннән башлап бистәдә урнашкан оешма, предприятие һәм учреждениеләр барысы да бердәм үз территорияләрен бизәү эшенә тотынды.
Саба шәһәр җирлеге башлыгы карары нигезендә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча оешма, предприятие һәм учреждениеләрдә барган җыелышлар ахырына якынлашты.
Гомер үтә дип күпме генә уфтанмыйк, кабат җир өстенә беренче кар төште... Димәк, Яңа ел бәйрәмнәренә дә ерак калмый дигән сүз.