20 март көнне Шекше мәдәният йортында халык бәйрәме "Нәүрүз" үткәрелде. Аны Шекше авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә мөдире, Шекше төп мәктәбе коллективы, «Акчарлак» балалар бакчасы коллективы һәм авыл җирлеге башлыгы белән берлектә үткәрделәр. Ул "Язгы ярминкә" белән башланды”. Мәктәп укучылары һәм авыл халкы сатып алучыларга өй камыр ризыклары, тәм-томнар, үз куллары белән ясалган әйберләр, тегелгән, бәйләнгән әйберләр, шулай ук поп-корн, татар сувенирлары һ. б. тәкъдим иттеләр. Концерт программасы укучылар чыгышларыннан төзелгән иде, алар тамашачылар игътибарына татар халык җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм кунаклары тәмле карабодай боткасы, коймак, кайнар чәй белән сыйландылар, мавыктыргыч ярышларда һәм җитезлектә, тизлектә һ. б. уеннарда катнаштылар.
16 марта творческие коллективы Шикшинского сельского поселения приняли участие в зональном конкурсе «Торсак та без төрле җирләрдә – без яшибез татар илендә».
Шекше мәдәният йортының «Нур» театр коллективы Сәрдә авыл клубы һәм Шекше китапханәсе белән берлектә Шекше, Сәрдә, Пүкәл һәм Иләбәр авыллары халкына «Су буе Хәмидулла" спектаклен күрсәтте.
6 март көнне Шекше авыл җирлеге делегациясе Саба районы мәдәният йортында “Халыкара хатын-кызлар бәйрәме” уңаеннан уздырылган концерт карады.
Шекше авыл җирлегенең Шекше мәдәният йортында эшләп килүче “Нур” театр коллективы 8 март бәйрәмнәрендә халыкка “Су буе Хәмидулла” исемле спектаклен тәкъдим итте. Спектакль 6 март көнне Шекше һәм 7 март көнне Сәрдә авылы клубларында күрсәтелде.
28 февраль көнне авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында хоккей буенча Саба районы Чемпионатының финал уеннары узды. Сезон нәтиҗәләре буенча Шекше авыл җирлегенең “Сокол” командасы 2 нче урынны яулады.
22 февраль көнне Шекше авыл җирлеге делегациясе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган тантаналы концерт карады.
21 февраль көнне Шекше авыл җирлеге командасы Лесхозда үткәрелгән чаңгы ярышында катнашты.
21 февраль көнне Шекше авыл җирлеге бозында хоккей буенча чираттагы район Чемпионаты уеннары узды.
14 февраль көнне Шекше авылында яшәүче Гайнанова Асия апага 90 яшь тулды. Юбилярны истәлекле дата белән Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р. Р. һәм «Игенче» ҖЧҖ директоры А.З. Зарипов котладылар.