Шекше авыл җирлеге зиратларында өмәләр үткәрелде. Авыл халкы күмү урыннарын төзекләндерүдә һәм зират территорияләрен чисталыкта тотуда актив катнашты. Зиратларыбызның чисталыгы үлгәннәрне искә алуның һәм билгеле бер нормаларны үтәүнең мөһим аспекты булып санала.
29 апрель көнне Шекше мәдәният йортында Казан дәүләт аграр университетының "Тургай" студентлары театры "Гөргөри кияүләре" комедиясен куйды. Театрны Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов Шекше авыл җирлегенә бүләк итте. Комедия халык тарафыннан югары бәяләнде, алкышларга күмелде. Алмаз Зөфәр улына Шекше авыл җирлеге халкы исеменнэн зур рәхмәтебезне белдерәбез!
25 апрель көнне Кукмарада ветераннар командалары арасында Җиңү көненә багышланган 40+ хоккей турниры булып узды. Саба районының “Тимерхан” командасы составында якташларыбыз Шекше авылы егетләре Мирзегалямов Эльмир, Нотфуллин Рүзәл һәм Хөсәенов Айдар катнашты. Безнең район командасы 2 урынны яулады. Хоккейчыларны котлыйбыз һәм алга таба зур уңышлар телибез!
«Ядран» хоккей командасы 2025-2026 елгы ПЛХЛ Кубогы турнирында мактаулы 1 урынны яулады. Команда составында якташларыбыз Шәрипов Делюс һәм Галимов Нияз катнаша. Хоккейчыларыбызны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Шекше авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре өмәдә катнаштылар. Алар мәдәният йорты территориясен чистарттылар. Җирлекне төзекләндерүдә актив катнашканнары өчен аларга рәхмәт!
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Шекше авыл җирлегендә өмәләр башланды. Шекше авыл җирлеге хезмәткәрләре урамнарны чүп-чардан чистартуда актив катнаштылар. Алар җирлек территориясен төзекләндерүгә зур өлеш керттеләр.
28 март көнне Олы Нырты, 2 апрель Мишәбаш, 4 апрель Лесхоз мәдәният йортларында Шекше мәдәният йортының «Нур» театр коллективы Фәнәвил Галиев пьессасы буенча «Корт» спектаклен күрсәтте. Спектакль Саба районы мәдәният учреждениеләре арасында "Теарт-яктылык һәм нур ул!" театр фестивале кысаларында күрсәтелде. Театр куелышын һәм актерларның эшен халык бик югары бәяләде. Шекше авыл җирлеге үзешчән артистларына, спектакльне сәхнәгә куйган Шекше мәдәният йорты җитәкчесе Л.А.Хисмәтовага зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башлыгының карары белән "Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» Шекше авыл мәдәният йорты мөдире Хисмәтова Ләйсән Азат кызы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, бәхет һәм алга таба уңышлар телибез!
27 март көнне Шекше мәдәният йортының «Нур» узешчән театр артистлары, җитәкчеләре Л.А.Хисмәтова белән районыбызның «Дулкын» радиосында чыгыш ясадылар. Әңгәмә туры эфирда яңгырады. Коллективка алга таба да уңышлар һәм яңа матур рольләр телибез.
22 март көнне Сәрдә авыл клубында " Нәүрүз, түрдән үз!" дип исемләнгән язны каршылау бәйрәме уздырылды. Бу халык бәйрәмен бәйрәм итү традицияләре тарихыбызның ерак тамырларына барып тоташа. Элеккечә бу бәйрәмне киң колач белән, җырлар, биюләр, конкурслар белән каршылыйлар. Нәүрүз бәйрәмендә кунаклар тәмле карга боткасы, коймак, тәм-томнар белән сыйландылар, тәмле чәй эчтеләр. Шулай ук җырлар җырладылар, биеделәр, күңелле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаштылар. Балалар да, өлкәннәр дә көч һәм җитезлек ярышларында актив катнаштылар. Бәйрәм кунакларына бүләкләр тапшырылды, күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.