8 март көнне Олы Кибәче авыл клубында хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышы булды. Ярыш Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Ярышта 6 команда катнашты. Җиңүче командаларга грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында инвалидларның торак шартларын яхшыртуга субсидия бирү турында язма хәбәр тапшырылды. Олы Кибәче авыл җирлегенннән Гатиятова Алисә Рамил кызы шундый хәбәр алды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлек медальләре тапшырылды. Хатын-кыз тыл ветераннары Корбанова Әминә Бәдри кызына һәм Васильева Мария Николаевнага медальләрне Саба муниципаль районы спорт һәм яшҗләр эшләре бүлеге җитәкчесе И.Р. Гарипов, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин һәм Олы Кибәче урта мәктәбенең яшьармиячеләре тапшырды.
Төбәк һәм Кече Кибәче авылы мәчетләрендә ифтар ашлары уздырылды. Мәҗлескә шулай ук махсус хәрби операция зонасында катнашучы егетләргә ярдәм итүче волонтерлар да чакырылган иде.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Ватанны саклаучы елы" на Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап ир-ат командалары арасында мини-футбол ярышы узды. Ярышта җирлектән 5 команда катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Олы Кибәче авыл җирлеге күчмә кубогына Ватанны саклаучылар көне уңаеннан волейбол ярышы узды. Уеннар башланганчы чарада катнашучылар махсус хәрби операция зонасында һәлак булган егетләрне 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
I урын - мәктәп
Il урын - Кече Кибәче
Ill урын - Студентлар
IV урынны Олы Кибәче командасы яулады.
Өлкән судья- Мубаракзянов Р.Р.
Егетләр оешкан төстә, бердәм, матур уен күрсәттеләр.
Олы Кибәче авылы мәчетендә журналист Люция Шәрәфиева, "Фәнил" мәчете мөәзине, әтисе Рафаэль Хәбибрахман улы истәлегенә, ел саен "Азанчылар бәйгесе" оештыра. Әлеге конкурста быел 6-16 яшьлек 30 дан артык малай катнашты. Җиңүчеләрне яшьләренә карап ике номинациядә бүләкләделәр.
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Кибәче урта мәктәбендә КФУ ның татар теле һәм инглиз теле бүлекләрендә укучы студентлар Гафиятова Илзия һәм Зилә катнаштылар. Алар укучыларны үзләренең уку йорты белән таныштырдылар. Илзия Г.Тукайның "Туган тел" шигырен 4 телдә сөйләп күрсәтте. Очрашу азагында барлык катнашучылар, бергәләп, "Туган тел" җырын башкардылар.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан ир-ат тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел" истәлек медален тапшыру тантанасы булды. Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Н.Гайнетдинова, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин һәм Олы Кибәче урта мәктәбенең "Беренчеләр хәрәкәте"ндә катнашучылар Олы Кибәче авылында яшәүче Шәвәлиев Мөхәммәтгали Нургали улына шундый медаль тапшырды.
15 нче февраль- Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Олы Кибәче урта мәктәбендә "Халкыбызның батыр улы" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды. Кичәдә 5 ,6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар шагыйрь иҗатын белүдә көч сынашты. Шагыйрь тормышына кагылышлы яңа мәгълүматлар алды. Кичә шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.