Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар анда "Россия-минем тарихым" тарихи паркында һәм Эрмитаж Казан музеенда булдылар.
Олы Кибәче урта мәктәбе яшь армиячеләре МХОда һәлак булган Шириев Илназ Наил улы каберендә булдылар. 2025 елның 8 апрелендә аңа 43 яшь тулган булыр иде. Геройның каберен күрү, баш иеп, аның якты истәлеген хөрмәтләү балалар өчен намус эше иде. Заманында Илназ безнең мәктәптә укыган. Мәктәптә аның тормышына һәм батырлыгына багышланган экспозиция урнаштырылган. Укучылар Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнгән чын герой истәлегенә баш ияләр.
Олы Кибәче урта мәктәбенең укучылары, укытучылары һәм техник персоналы үз территорияләрен җыештыру өмәсенә чыктылар.
Төбәк авыл клубында ремонт эшләре дәвам итә. Бүлмәләрнең ишекләре алмаштырылды һәм идән шомартыла. Эшләрне ПМК-159 оешмасы башкара.
Олы Кибәче авыл җирлегендә санитар-экологик айлык кысаларында өмә оештырылды. Бюджет оешмалары эшчеләре һәм Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары үз территорияләрен һәм юл буйларын чүп-чардан җыештырдылар.
Төбәк авыл клубында ремонт эшләре дәвам итә. Эшне ПМК-159 оешмасы башкара.
29 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә язгы көн-төн тигезләшүе бәйрәме Нәүрүзне билгеләп үттеләр. Төрле күңелле халык уеннары уйналды һәм пылау белән сыйландылар.
Төбәк авыл клубында ремонт эшләре бара. Түшәм сестемасын сүтү эшләрен башкардык. Бүгенге көндә стеналарны шпаклевкалау эшләре бара. "159 нчы ПМК" ҖЧҖ подряд оешмасы.
Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин махсус хәрби оперциясе зонасындагы егетләрнең әниләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм аларга күчтәнәчләр белән пакетлар тапшырды.
Кече Кибәче авылы мәчетендә Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы җитәкчелегендә "Яулык- хатын-кызның таҗы" бәйгесе үтте. Бәйгедә 4-16 яшьлек кызлар катнашты. Жюри аларны "Коръәннән иң оста сүрә укучы" һәм "Иң матур мөселман киеме" номинацияләрендә бәяләде. Җиңүчеләргә бик күп бүләкләр, күчтәнәчләр, дипломнар бирелде.