Җиңү бәйрәме алдыннан "Ватанны яклаучылар" оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе һәм "Солдатка аш" волонтерлык штабы вәкилләре МХО ветераны Габделхәев Фәрит абыйда кунакта булдылар. Алар аны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм күчтәнәч тапшырдылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендәге зиратларда өмәләр оештырылды. Зиратларның гомумхалык куллана торган урыннары һәм кабер аралары чүп-чардан һәм үләннәрдән чистартылды.
Олы Кибәче авыл клубында җирлекнең үзешчән артистлары Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Хәйрия концерты оештырдылар. Билет сатудан җыелган акчага МХО дәге егетләргә азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар алынды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә юрист Ахунов Р.И. халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтте.
"Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында Олы Кибәче авыл җирлеге территориясендә 28 га җирдә Саба урманчылыгы эшчеләре нарат һәм акация кәлшәләре утырттылар.
"Сыйныф очрашулары" проекты кысаларында Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин Җирле үзидарәләр көне уңаеннан очрашуда катнашты. Җирле үзидарәләр көне 21 апрельдә билгеләп үтелә. А.К.Сафин Җирле үзидарәләр эшчәнлеге турында сөйләде. Бу- халыкка иң якын булган хакимият.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылып 37 штук чыршы һәм нарат кәлшәсе утыртылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тыл ветераннарын котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Тәбрикләүдә Саба муниципаль районы яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе И.Р. Гарипов, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин һәм Олы Кибәче урта мәктәбенең яшьармиячеләре катнашты.
12 нче апрель көнне Олы Кибәче авыл клубында укытучылар коллективы, укучылар катнашында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, « Йөрәктән - йөрәккә » дип исемләнгән хәйрия концерты булып үтте. Концерттан җыелган акча махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче егетләргә ярдәмгә юнәлдереләчәк. Кичәгә Украинада хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләре, туганнары ,авылдашлар җыелган иде. Килгән һәркем моңланып та, сагышланып та утырды, ял да итте. Сәхнәдәге һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Патриотик жыр-биюләр, шигырьләр күпләрнең күзләрен яшьләндерде. Залда махсус хәрби операциядэ катнашучы егетләрнең фотосурәтләрен карап, тын калып, аларны зур горурлык белән искә алдык. Концертка килүчеләрнең күп булуы да халкыбызның бердәм булуына ачык мисал булып тора. Чарага килгән һәркем сугыштагы егетләребезгә ярдәм итәр өчен кечкенә генә булса да үз өлешен кертте. Без мондый чаралар, кичәләр бик кирәктер дип уйлыйбыз, чөнки алар халыкны берләштерә, аның рухи байлыгын үстерә. Авыр вакытта үз илең һәм халкың белән бергә булу, кулыңнан килгәнчә ярдәм итү- чын патриотизм ул. Олы Кибәче урта мәктәбе коллективы оештырган хәйрия концерты да жиңүгә бер өлеш. Дөньяларга тынычлык, илебезгә иминлек килсен! Ир - егетләр исән-имин әйләнеп кайтсыннар, дигән теләктә калабыз!
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасында басуларга аммиак селитрасы ашламасы кертәләр. Трактористлар Бәширов Илдус, Шәрәфиев Илназ һәм аларның ярдәмчеләре люцернадан мул печән уңышы алу өчен көч куялар.