27 ноябрь көнне Кече Кибәче авылында чишмә ачу тантанасы булды. Чишмә шушы авылда туып-үскән Гарипов Марат Гарафетдинович җитәкчелегендә, авыл халкы көче белән торгызылды. Чишмә ачу тантанасында Саба районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов катнашты. Чишмәгә Марат Гарафетдин улының әтисе хөрмәтенә "Гәрәфетдин" исеме бирелде.
26 ноябрь көнне район мәдәният йортында Аналар көненә карата чарада Олы Кибәче авыл җирлегеннән дә кайнар нокталарда хезмәт иткән һәм хезмәт итүче егетләрнең аналары һәм хатыннары катнашты.
Кече Кибәче авыл клубында Әниләр көненә багышланган чара оештырылды. Чарада катнашучы әниләрне авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин тәбрикләде.
16 ноябрь көнне Олы Кибәче командасы мини-футбол буенча район чемпионатында катнашты. Команда Юлбат авыл җирлегенә каршы уйнады һәм 2-1 исәбенә оттырды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә америка өрәңгеләре киселде.
Олы Кибәче авыл клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Халык моннары" дип исемләнгән концерт булды. Концертта күрше-тирә авыллардан фольклор ансамбльләре катнашты.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Маһрибикә" чишмәсе янына агачлар утыртылды.
Олы Кибәче авыл җирлеге территориясеннән узучы Әбде-Теләче автомобиль юлындагы күперне төзекләндерү төгәлләнде.
6 октябрь көнне Олы Кибәче авыл клубында Өлкәннәр көненә карата "Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтик" дип исемләнгән чара булды. Төрле тармакта эшләп чыккан өлкәннәр чәй табыны артында концерт номерлары карап утырдылар. Өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин да котлады һәм үзенең изге теләкләрен җиткерде.
5 октябрь көнне Кече Кибәче авыл клубында Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Кече Кибәче авылында яшәүче өлкән кешеләр өчен чәй табыны әзерләнгән иде һәм концерт куелды.