Төбәк авылында гражданнарның 2025 ел өчен үзара салым акчасына "Йөзлеки" чишмәсе төзекләндерелде. Чишмә Ленин һәм Яшьләр урамнары арасында урнашкан. Элек, авылда суүткәргеч булмаганда, авыл халкы бу чишмәдән 100% файдаланган. Ләкин бу тарихи урын соңыннан ташландык хәлгә килгән иде. Менә халык бу чишмәне торгызырга, ара-тирә генә булса да чишмә суын эчәргә карар кылган. Чөнки чишмә суы алмашу процессын һәм баш миенең активлыгын яхшырта, көч артуны тәэмин итә һәм яшәрүгә ярдәм итә, тире һәм чәч өчен файдалы. Авыруларның тулы бер спектрын профилактикалауда ярдәм итә.
Төбәк авылында Төбәк авыл кдлубы мөдире һәм күрше авылларның мәдәният хезмәткәрләре урам концерты оештырдылар. Август аеның ямьле бер кичендә Төбәк авылы урамнары җыр-моңнарга күмелде. Халык эш көненән соң рухи ял итте.
Төбәк авылында үзара салым акчасы хисабына чишмә һәм аның тирә-ягын төзекләндерү эшләре башланды. Эшне ИП Нәбиуллин И.Ф. оешмасы эшчеләре башкара.
Олы Кибәче авылында инеш аша җәяүлеләр күпере төзелә башлады. Ул үзара салым акчасы хисабына эшләнә. Эшне ИП Нәбиуллин И.Ф. оешмасы башкара.
Олы Кибәче авыл җирлегендә Олы Кибәче авылының Солнечная урамындагы 24 җир кишәрлегенә газ торбасы сузу эшләре башланды. Эшне "Элиттеплогаз сервис" оешмасы башкара.
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы 359 га көзге бодай уңышын җыеп алуны төгәлләп килә. Уңыш якынча 35ц\га чыга. Комбайнчылар Гатиатуллин Рөстәм һәм Мубараков Рәдиф, КамАЗ шоферы Сабиров Илгизәр уңышны вакытында җыеп алу өчен тырышып эшлиләр.
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы 2025 елгы урып-җыю эшләрен башлап җибәрде. Ындыр табагына 359 га җирдән көзге бодай уңышы кайта башлады. Уры-җыю эшләрендә шулай ук җәйге каникул вакытында эшкә алынган Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары да ярдәм итә.
Олы Кибәче авыл җирлегенең "Сабантуй" ял һәм сәламәтлек паркы мәйданында "Яхшы кәеф дулкынында" дигән урам концерты булды. Олы Кибәче, Тимершик, Мишәбаш, Югары һәм Түбән Симет һәм башка клуб мөдирләре авыл халкына матур җырларын бүләк иттеләр, халыкны ял иттерделәр.
Олы Кибәче авыл җирлегенең барлык авыл зиратларында печән чабу буенча өмәләр оештырылды. Зиратлар- алар онытырга ярамый торган изге урын. Аларны чисталыкта һәм тәртиптә тоту һәркемнең бурычы. Әрвахларыбызның рухлары шат булсын!
Кече Кибәче авылында К.Маркс урамында 7 иске агач электр баганасы бетон баганаларга алмаштырылды. Эшне Саба РЭС электриклары башкарды.