19 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегенең административ бинасында бишенче чакырылыш депутатларның беренче утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:
1. Олы Кибәче авыл җирлеге Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү йомгаклары турында.
2. Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгын сайлау.
3. Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау.
4. Олы Кибәче авыл җирлегеннән Саба муниципаль районы Советына вәкил сайлау.
5.Олы Кибәче авыл җирлегенең даими комиссияләре турында.
Депутатларга тавыш бирү нәтиҗәләре белән Башкарма комитет секретаре Р.Р. Хөсәенова таныштырды. Аннары яшерен тавыш бирү юлы белән җирлек башлыгын сайладылар. Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. бертавыштан сайланды. Ачык тавыш бирү юлы белән башлык урынбасары В.А. Ибушевны сайладылар. Яшерен тавыш бирү юлы белән Г. Р. Фатихованы Саба районы Советына вәкил итеп сайладылар. Соңыннан бюджетлар, салымнар, финанслар буенча даими комиссияләр һәм экология һәм җирдән файдалану буенча комиссияләр төзелде.
Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары, 17 сентябрь көнне Махсус хәрби операцияда катнашучыларга ярдәм йөзеннән "Көзге ярминкә" оештырдылар. Ярминкәдә укучылар һәм әти- әниләр көче белән әзерләнгән тәм- томнар сатылды. Шулай ук, сатуда чәчәк үсентеләре, орлыклар һәм көзге уңыш тәкъдим ителде. МХО ярдәм итәргә теләге булган кешеләр өчен махсус ящик та куелган иде.
Олы Кибәче авыл җирлегенә авылдашыбыз, шәхси эшмәкәр Шафиков Рифкат абый җитәкчелегендә Кукмара районыннан муллалар һәм мөслимәләр делегациясе килде. Аларны мәдәният хезмәткәрләре ипи-тоз белән авыл капкасы янында каршы алганнан соң, делегация Олы Кибәче авылы булачак урынга барды, иң беренче авылга килеп урнашкан Юдәй каберлеген зиярәт кылдылар. Олы Кибәче авылы мәчетендә өйлә намазы укып, мичтә пешкән кайнар коймак һәм чәй белән сыйланганнан соң , Теләче районында урнашкан "Туган авыл" музей-комплексына юл тоттылар.
14 сентябрь көнне Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәләр депутатларын сайлаулар көне иде. Олы Кибәче авыл җирлегендә бу көнне 2 участок сайлау комиссиясе эшләде. Җирлек халкы сайлауларда актив катнашты. Сайлаучыларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар. Шулай ук аларга браслетлар өләшенде. Сайлаучылар айфон һәм машина оту уенында катнашу өчен фотоларга төшеп аларны социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.
Җирле әһәмияттәге юлларның торышы авыл халкы өчен мөһим роль уйный. Шуңа күрә ел саен юлларны төзекләндерүгә бюджеттан күләмле суммалар билгеләнә. Шул уңайдан Олы Кибәче авылының Гагарин урамына җирле әһәмияттәге юлга 440 метр озынлыкта асфальт җәелде. Хәзер бу урам кешеләре рәхәтләнеп, яхшы сыйфатлы юлдан йөриләр.
Олы Кибәче авыл җирлегендә Саба районы прокуроры юстиция киңәшчесе Р.Н. Шәймәрданов гражданнарны кабул итте. Прокурорга үз сораулары белән 4 граждан килде. Алар прокурорга үзләрен борчыган сорауларны бирделәр һәм сорауларына җавап яки сорау буенча киңәшләр алдылар.
1 сентябрь көнне илебез Белем бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне барлык уку йортларында яңа уку елы башлана. 2025-2026 нчы уку елында Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә 68 укучы белем алачак. Быел 1 нче класска укырга 4 бала керде. Мәктәбебезнең барлык укучыларына да тырышып укуларын, ә укытучыларга авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез!
Олы Кибәче авыл клубында Олы Кибәче авыл җирлеге гражданнары җыелышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:
1. Олы Кибәче авыл җирлегенең 5 еллык эшчәнлегенә күзәтү.
2. Гражданнарның сораулары.
3.Район җитәкчелегенең йомгаклау сүзе.
Беренче көн тәртибе буенча җирлек башлыгы А.К. Сафин чыгыш ясады. Ул халыкны җирлекнең узган биш еллык эшчәнлеге белән демонстратив рәвештә таныштырды. Аннары җирлек гражданнары тарафыннан сораулар бирелде. Җыелыш азагында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов үзенең йомгаклау сүзен әйтте. Ул халыкка җирлек хакына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәк бәйрәмнәр белән котлады һәм ТР Рәисе сайлауларында һәм муниципаль сайлауларда актив катнашырга өндәде. Ә күпфатирлы йортта яшәүче Рамил Гатиятовка "Безнең ишегалды "программасын гамәлгә ашыруда актив катнашканы һәм өлеш керткәне өчен ТР Рәисе Р. Н. Миңнеханов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Олы Кибәче авылында гражданнарның үзара салым акчасына җирле әһәмияттәге урам юллары төзекләндерелде. Авыл халкы өчен юлларның торышы бик мөһим элемент. Шуңа күрә ел саен бюджеттан әлеге максатлар өчен шактый зур сумма бүлеп бирелә. Быел юлларны ремонтлауга 500 мең сумнан артык акча тотылды. Юлларга вак таш "Рамазан" ҖЧҖ тарафыннан салынды. Алар ел саен үз эшләрен сыйфатлы һәм намуслы башкаралар.
Олы Кибәче авылында Ворошилов һәм Гагарин урамнары арасында җәяүлеләр күпере авария хәлендә иде. 2025 елда үзара салым акчасына гражданнар бу урында яңа күпер төзергә карар кылды. Менә шәхси эшмәкәр Нәбиуллин И.Ф. оешмасы бу җәяүлеләр күперен санаулы көннәрдә төзекләндерде. Хәзер халык яңа җәяүлеләр күпере ярдәмендә елганы имин кичә.