Олы Кибәче авыл клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе уздырылды. Хатын-кызлар интеллектуаль, спорт һәм иҗади биремнәр үтәп көч сынаштылар. Чара бик күңелле үтте.
Төбәк авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Вәт ичмаса киленнәр!" бәйгесе уздырылды. Чарада Төбәк авылының 4 килене катнашты. Алар төрле конкурсларда көч сынаштылар.
5 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, авыл җирлеге кубогына, хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышы булды. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты. Кубокка Кече Кибәче кызлары командасы ия булды.
"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел" дигән социаль-гуманитар проект кысаларында уздырылучы чаралар һәм ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларыннан торучы "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсенең беркетмәсен үтәү максатыннан, Олы Кибәче авыл җирлегендә хатын-кыз тыл ветераннары 8 март бәйрәме белән тәбрикләнде. Бүләк пакетларга иганәче "Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы булды. Бүләкләрне авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин өләште.
80/20 программасы буенча төзелүче йортта эчке төзү һәм матурлау эшләре бара.
Олы Кибәче урта мәктәбе остаханәсендә капиталь ремонт бара. Түбәсен алыштыру эше төгәлләнеп килә, шуның белән беррәттән эчке ремонт эшләре дә башкарыла.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан авыл җирлеге күчмә кубогына мини-футбол ярышы булды. Ярышта барлыгы 6 команда катнашты. Күчмә кубокка Кече Кибәче-2 командасы лаек булды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Әфганчылар көне" һәм "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан авыл җирлеге кубогына волейбол ярышлары булды. Уеннарда 5 команда көч сынашты. Олы Кибәче авылы командасы кубок иясе булды.
16 февраль көнне Олы Кибәче авыл клубында сугышчы -интернационалистлар хөрмәтенә концерт куелды.
Олы Кибәче авылында яшәүче Камалова Сания Гасыйм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. котлады. Бәйрәмгә шулай ук юбилярның балалары, оныклары, туганнары җыелган иде.