Урта Нырта авыл клубында Ватанны саклаучылар елына багышланган "Яраннар чәчәк аткан" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.
Быел без мөһим датаны — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре,авыл китанханәсе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Муса Җәлил – бөек шагыйрь” дигән белем бирү дәресе уздырдылар.
Чабья-Чурча авыл клубында герой-шагыйрьнең туган көненә багышланган «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» дигән патриотик сәгать булып узды. Балалар шагыйрьнең фронттагы авыр көннәре, концлагерьларның фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакытлары, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы-шигырьләре турында белделәр. Шулай ук балаларга «Көрәшкә бирелгән тормыш»китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара барышында «Муса Җәлил - патриот шагыйр»презентациясе күрсәтелде. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясе уза, ул көн саен батырлык күрсәтеп, чын батырлык күрсәткән каһарманнарга рәхмәт һәм ихтирам белдерүгә юнәлдерелгән. Олы Нырты мәдәният йортының клуб берләшмәләренә йөрүчеләр , авыл китапханәсе белән берлектә,бу акциядән читтә калмыйлар һәм бик күңелне нечкәртә торган хатлар язалар, чөнки хәзер Россия солдатларына безнең мораль ярдәм кирәк.
Чәбия Чүрчи авыл клубында «Туган чикләрне саклауда» рәсем конкурсы үткәрелде.
Россиядә 2 февральдә Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец — фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Ике йөз көн дәвам иткән бу сугыш хәлиткеч сугыш була, Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышлары барышында тамырдан борылыш башлануын тәэмин итә.
Чәбия Чүрчи авыл клубында Олы Нырты китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, "Китап киштәсе янында" дигән очрашу үткәрделәр.
2025 елның 30 гыйнварында Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда zoom программасы аша турыдан-туры һәм дистанцион рәвештә катнашу мөмкинлеге булды.
Урта Нырта авыл клубында "Яңа ел уеннары" конкурс-уен программасы үткәрелде. Иске Яңа елны традицион бәйрәм итү тагын бер тапкыр дуслар белән очрашырга, аралашырга һәм күңел ачарга мөмкинлек бирә. Курчак-марионетканың котлаулар белән чыгуы барысы өчен дә сюрприз булды