“Безнен ишек алды” проекты кысаларында Шәмәрдәндә район җитәкчеләре куп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып сөйләштеләр.
Шәмәрдән авыл җирлегендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе узды.
Шыплап тутырылган букчаларны укучыларга мәртәбәле җитәкчеләрнең матур теләкләр теләп тапшыруы – үзе бер бәйрәм һәм яхшы укуга юллама булып тора. Шушы акция ярдәмендә , авыр шартларда яшәүче, күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр 1 сентябрьне тулы мәгънәсендә сөенеп каршылау, шатланып мәктәпкә бару мөмкинлеге ала.
10 нчы август көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә физкультурачылар көне билгеләнеп утте. Бәйрәм спорт уеннары рәвешендә узды. Оешма һәм предприятия эшчеләре актив катнашты. Җинүгә ирешкән командалар грамота һәм акчалата бүләкләнде.
Шәмәрдән авыл җирлегендә тимерюлчылар көне билгеләнеп үтте. 2 август көнне тимерюлчы ветераннары һәм футбол яратучылар командалары арасында футбол уены буенча иптәшләрчә очрашу узды.
Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гараев җирлектә урнашкан предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутатларын сайлауга әзерлек, тимерюлчы һәм физкултурачылар бәйрәмен уткәру, яртыеллык эшчәнлеккә йомгак ясау максатында, җыенга эзерлек йөзеннән кинэшмэ үткәрде.
Шәмәрдән авыл җирлегендэ “Чиста яр буе-2018” акциясе узды. Бу чарада Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты коллективы актив катнашты.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Кырбаш авылында “Питрау көненә” бирнә җыю оештырылды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре ир-ат һәм хатын-кызлар командалары катнашында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионат уеннары тамамланды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре ир-ат һәм хатын-кызлар командалары катнашында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионат уеннары дәвам итә.
12 июнь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен тыл ветераны Михайлова Анна Петр кызы билгеләп үтте. Туган көне белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары М.М. Багманов, Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы М.М.Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге А.Н.Гараев тәбрикләде.