Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат дәвам итә.
Шәмәрдән авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы мәсьәләләре буенча җирле референдумга әзерлек эшләре бара.
1ноябрь көнне, Мичәнбаш авыл клубында, каникуллар планы нигезендә, “Осенний калейдоскоп” дип исемләнгән викторина узды. Чараның максаты: балаларда позитиф кәеф булдыру, табигать куренешләрнә карата кызыксыну уяту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Шәмәрдән авыл җирлегендә көзге кросс узды. Кросста мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, җирлектәге хезмәткәрләр актив катнашты. Җинүгә ирешүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Шәмәрдән авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре, су буйларында санитар тәртип урнаштыру һәм халыкның табигатькә сак карашын үстерү максатларында,Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә өмә үткәрде.
29 сентябрь көнне ,Мичәнбаш авыл клубында, Өлкәннәр көненә багышлап, “Күңел 17 дә...” дип исемләнгән концерт һәм очрашу кичәсе оештырылды. Мул табыннар әзерләп үткәргән әлеге чарага Мичәнбаш авылында яшәүче барлык өлкәннәр дә чакырылды.
21 сентябрь көнне, Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар очен ,"Безгә бергә күңелле!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдылар. Балалар үзләренең фантазияләрен, иҗатларын күрсәтү мөмкинлегенә ия булдылар һәм төрле уеннарда актив катнаштылар. Бәйрәм кичәсе чәй эчү белән тәмамланды. Барысы да күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Шәмәрдән авыл җирлегендә “Агач утырту” акциясе узды. Оешма,предприятие,учреждение хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 64 миләш агачы утыртылды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә «Көзге игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы» старт алды.
29 нчы август көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә Республика көне билгеләнеп үтте. Бәйрәм кызыклы уеннар, Шәмәрдән авылы ишегаллары һәм урамнары арасында баскетбол буенча турнир, шахмат -шашка уеннары, концерт һәм дискотека белән үрелеп барды.Бөтен халык тәмле ботка,чәй белән сыйладынды.