1 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «СТОПВИЧСПИД» дигән урам акциясен үткәрделәр.
Шәмәрдән авыл җирлегендә авария хәлендәге йортларны сүтү эшләре бара. Эшләрне "МПП ЖКХ"АҖ алып бара.
“Безнен ишек алды” проекты кысаларында Шәмәрдәндә район җитәкчеләре куп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашу уздырды.
Шәмәрдән мәдәният йортында “Йөрәк җылым сиңа, әнием!” дигән бәйрәм концерты узды. Бәйрәм чарасында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» Шәмәрдән филиалында катнашучылары, Мишәбаш мәдәният йорты мөдире Булат Нәҗипов, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Ләйсән Мөхәммәтҗанова катнаштылар. Концертның беренче минутларыннан ук яхшы һәм дәртле атмосфера барлыкка килде. Бәйрәм концерты театральләштерелгән тамаша, моңлы җырлары, күңелгә үтеп керерлек шигырьләре, халык һәм заманча биюләре белән үрелеп барды. Сәхнәдән әниләргә багышланган җырлар, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.
Мәгълүмат технологияләре һәм район кунаклары ремонт ясалган Шәмәрдән авыл җирлеге бинасында да булдылар. Бинаның икенче катында МЧС урнашкан. Биредә дә бөтен җир яңартылган.
Шәмәрдән авыл җирлегендә капиталь төзекләндерүдән соң почта бүлеге ачылды. Әлеге бүлек 6100 дән артык кешегә хезмәт күрсәтә.
Шәмәрдән авылында яшәүче Захаров Михаил Павлович үзенең олы бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Саба районы социаль яклау идарәсе, Шәмәрдән авыл җирлеге котлады. Михаил Павловичны туган көне белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш телибез! Киләчәк көннәрегез тыныч, картлыгыгыз кадерле булсын!
Шәмәрдән авыл җирлегендә территория төзекләндерү эшләре алып барыла. Эшләрне «Шәмәрдән МПП ТКХ»АҖ башкара.
Шәмәрдән авыл җирлегендә авария хәлендәге торакларны сүтү эшләре бара. Эшләрне “Шәмәрдән МПП ТКХ” АҖ алып бара.
Үзенең 95 яшьлек юбилеен Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүче Гатауллина Мәдинә Гатаулловна, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл ветераны, хезмәт ветераны билгеләп үтте. Мәдинә Гатаулла кызы «Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен» медале белән бүләкләнә. 14 яшеннән колхозда, кыр эшләрендә эшли. 8 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1945 елдан Кызыл бүрекче (Ядыгерь) артелендә эшли. 1950 елда Казан профтехмәктәбенә укырга җибәрелә (1950-1953), укуны уңышлы тәмамлаганнан соң туган артельгә эшкә кайта. Аның 40 елдан артык хезмәт стажы бар. Шәмәрдән бистәсенең көнкүреш комбинатында һәм тире комбинатында эшли. 1953 елда Гатауллин Әхмәдуллага кияүгә чыга. Алар өч бала тапканнар һәм үстергәннәр: ике ул һәм бер кыз, алар гаиләләре белән яшиләр һәм күршеләре һәм халкы тарафыннан хөрмәт ителәләр.